erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобилизацияләнгән кешеләрнең балаларын вузда түләүсез укыту турында закон проекты карала

Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә түләүле бүлектән бушлай укуга күчә алачак.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча уртак утырышында ТР Дәүләт Советына кергән 258760-8 номерлы федераль закон проекты каралды һәм депутатлар тарафыннан кабул ителде.

258760-8 номерлы федераль закон проекты «Россия Федерациясендә мәгариф турында» федераль законына үзгәреш кертү хакында» дип атала. Закон проекты махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затларның балаларына белем бирүнең аерым хокуклары турында. 

Закон нигезендә урта профессиональ, шулай ук югары белем алучы махсус операциядә катнашучылар һәм аларның балалары түләүле бүлектән бушлай укуга күчә алачак. Бушлай укуга күчү студентларның расланган саны чикләрендә башкарылачак. Ул бюджет тарафыннан финанслау һәм бюджет бүлегенә укучы, ләкин укудан чыгарылган студентларның урыннарын алу хисабына тәэмин ителәчәк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге закон проекты ТР Дәүләт Советының киләсе утырышында каралачак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев