erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең кайчан өйләренә кайтачагы билгеле булды

2022 елның 24 февралендә Россия армиясе Донбасста махсус хәрби операция башлады (»Ватаным Татарстан»).

 

21 сентябрьдә РФ Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация башлануы турында игълан итте. Аның барышында кораллы көчләр сафына 300 000 запасчы чакырылды.

РФ Дәүләт Думасында СВОда катнашучы гражданнар өйләренә кайчан кайта алачагын аңлаттылар.

Мобилизацияләнгән россиялеләр махсус операция тәмамланганнан соң яки РФ Югары башкомандующие Владимир Путинның тиешле боерыгыннан соң өйләренә кайтачак, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Мобилизацияләнгән ир-атларның өйләренә кайтару өчен төп шарт — җиңү. Икенчесе — ул югары башкомандующийның приказы (Владимир Путин — редакция искәрмәсе). Менә барлык шартлар. Минем аңлавымча, алар кораллы көчләр сафында махсус операция ахырына кадәр булачак «, — дип фикерен белдерде Гусев.

https://vatantat.ru/2023/01/102737/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре