erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мошенниклар «Дәүләт хезмәтләре» исеменнән смс кодларын хәбәр итмәскә киңәш итә

Россиялеләрне үзләрен «Дәүләт хезмәтләре»дип таныткан мошенникларның яңа схемасы турында кисәттеләр.

Җинаятьчеләр хәбәрләрнең логотибын һәм стилен күчереп кенә калмый, ә хәзер корбаннарга куркынычсызлык иллюзиясен булдыру һәм кулланучыларны ялгыш юлга кертү өчен СМСтан кодларны тапшырмаска киңәш итә.

"Челтәрдә янәсе «Дәүләт хезмәтләре»ннән ялган тарату очраклары ешайды. Мошенниклар охшаш логотиплар, шәхси мөрәҗәгать кулланалар һәм хәтта СМС кодларын беркемгә дә хәбәр итмәскә киңәш итәләр. Тик бу – алдау сценариеның бер өлеше генә", - диелә РФ Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне хокукка каршы куллануга каршы көрәш идарәсе Телеграм-каналында.

Ведомствода искә төшерүләренчә, порталдан рәсми хатлар бер адрестан гына килә – no-reply@gosuslugi.ru, аңа җаваплар кабул ителми. Әгәр хат электрон почта яки «техник ярдәм» контактларын яңартуны таләп итә икән, аны игътибарсыз калдырырга кирәк.

Россиялеләргә шулай ук беркайчан да шикле сылтамалар буенча күчмәскә һәм мондый хатлардан номерларга шалтыратмаска киңәш иттеләр. "Хатны ачу алдыннан җибәрүченең адресын һәрвакыт тикшерегез", - дип билгеләделәр ведомтсвода.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев