erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенниклар “Татэнергосбыт” хезмәткәрләре булып алдый башлаган

Татарстанда мошенниклар “Татэнергосбыт” хезмәткәрләре буларак алдый башлаган.

Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәренә караганда, аферистлар, шалтыратып, имештер, электр исәпләгечләрне алыштыру турында хәбәр итә. Алар бу эшне тизләтү өчен СНИЛС номерын яки Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка керү мөмкинлеге бирердәй смс-кодны сорый.

Аферистларның, шәхси мәгълүматларны кулга төшереп, акча урлау максатында “кармак” салырга маташуы бу. Алар, микрофинанс оешмасыннан кредит алып, хокук саклау органнары яки банклар исеменнән шалтыратырга һәм акчаны “имин счет”ка күчерүне таләп итәргә мөмкин.

Шуны истә тотыгыз: шәхси мәгълүматларны, смс-хәбәр белән килгән кодларны, пароль һәм кодлы сүзләрне беркемгә дә әйтергә ярамый!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ватаным Татарстан

https://matbugat.ru/news/?id=45524

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев