erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенниклар корбаны булмас өчен нишләргә?

Мошенниклар халыкны алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап чыгара. Сихерне кайтарам, авырулардан дәвалыйм, дип алдаучылар да җитәрлек. Теләсә нинди сәбәп белән фатирга үтеп керергә теләүчеләр мең төрле юлын таба. Алардан ничек сакланырга? Түбәндәге киңәшләр сезгә ярдәм итәр.

Белмәгән кешегә ишек ачмагыз, чит кешеләрне өйгә кертергә ашыкмагыз. Үзләрен полиция хезмәткәре, пенсия фонды белгече, башка социаль хезмәтләр дип таныштыручыларның шәхесен ачыкларга иренмәгез.

Телефон аша «туганыгыз авыр хәлдә», «балагыз юл һәлакәтенә очраган» дигән һәм башка шундый хәбәрләргә ышанмагыз. Дәвалау, коткару өчен сораган акчаны күчерергә ашыкмагыз. Барысын да тикшерегез, белешегез.

«Лотереяда зур суммада акча оттыгыз, бүләк уйнатуда катнашып, җиңдегез» кебек тәкъдимнәргә ризалашмагыз.

Сихерне кайтарам, киләчәгеңне әйтәм дигән игъланнар да мошенниклыкның бер төре булырга мөмкин.

«Банк картагызны кулланып булмаячак, зыян килмәсен өчен фәлән номерга карта турында мәгълүмат
җибәрегез» дигән хәбәрләр дә – мошенниклар эше. Әгәр дә сезне алдарга телиләр дип шикләнәсез икән, «02» телефонына шалтыратып хәбәр итәргә була.

«Газ анализаторы, су чистарта торган фильтр, башка шундый җайланмалар урнаштырабыз» дигән килешүләргә кул куярга ашыкмагыз, әлеге шикле хезмәткәрләрне өйгә кертмәгез. Гадәттә, бу җайланмаларны алдакчылар бик күпкә арттырып сата.

Интернет аша танышкан кешеләргә ышанып бетмәгез, «яратам, өйләнәм», дип еллар буе аралашкан билгесез зат мошенник булырга мөмкин.

Пенсия фонды белгечләре, банк хезмәткәрләре беркайчан да өйгә килми, коридорда гына документларга кул куюны сорамый.

Шикле тоелган штрафлар, коммуналь хезмәтләрнең квитанцияләрен кат-кат тикшерегез. Мәгълүматны идарәче компаниядән ачыкларга да була, дип яза “Шәһри Казан”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X