Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарыла
Сергей Собянин кешеләрнең тән температурасын даими үлчәүгә кагылышлы таләпнең дә бетерелүе турында әйтте
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә сишәмбе, 15 март көнне, саклагыч битлекләрдән файдалану таләбе гамәлдән чыгарыла, дип хәбәр итте башкала мэры Сергей Собянин.
РИА Новости язуынча, әлеге карар тән температурасын даими үлчәүгә дә кагыла. Шулай ук Мәскәүдә иртәгәдән эш урыннарында кешеләрне аеру өчен урнаштырылган бүлгечләр кую таләбе дә гамәлдән чыгарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев