erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ни өчен пыяла савыттагы ризык тәмлерәк була?

"Здоровье" журналы язуынча, пыяла савыттагы ризыкның тәмлерәк тоелуы психологик феномен. Кешегә матур итеп төрелгән бүләкне кабул итү рәхәтрәк. Шул ук рәвешчә, пыяла савыт ул - балачак хатирәсе. 

Әмма эш анда гына түгел. Савыт та эчемлекнең тәменә дә тәэсир итә ала. Мәсәлән, алюмин банка эчемлекнең ароматизаторларын күпмедер дәрәҗәдә "йота" ала. Пластик шешәләрдәге ацетальдегид газировкалы эчемлеккә тәмен бирергә мөмкин.

Ә пыяла - инерт материал, ул үз тәмен дә бирми, тәмне дә үз эченә алмый. Моннан тыш пыяла эчемлекнең температурасын озаграк саклый.

Фото: https://pixabay.com

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/ni-chen-pyyala-savyttagy-rizyk-t-mler-k-bula/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев