erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әни кеше ике баласы белән бергә 16 нчы каттан сикергән

Волгоградта торак йортларның коточкыч фаҗига килеп чыга.

Волгоградта 32 яшьлек әни кеше ике баласын торак йортның 16 катыннан ыргыткан һәм алар артыннан үзе дә сикергән. Хатын һәм ике баланың гәүдәсен 29 июнь кичендә шаһитләр табып ала. 

Фаҗигагә кадәр хатын ире белән талашкан.

Ачыкланганча, кичке сигезләрдә хатын-кыз ике баласы белән бер торак йортның 16нчы катына күтәрелгән. 5 һәм 7 яшьлек ике кыз һәм аларның әнисе биеклектән егылып төшү аркасында алынган яралардан җан биргән. 

Шаһитлар сөйләвенчә, әүвәл әни кеше кызларына өй янындагы мәйданчыкта уйнарга рөхсәт иткән, ә аннары балалары белән бергә 16 нчы катка күтәрелгән. Балалар карышырга тырышса да, әниләренә каршы тора алмаганнар. Хатын тәрәзә аша баштан балаларын ыргыта һәм алар артыннан үзе сикерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Ул сикергән катта балалар әйберләре, сумкалары, балалар рюкзаклары һәм самокатлары калган. Хәзер бу хәл турында бик күп версия әйтелә», - дип яза V1 басмасы. 

Билгеле булганча, үз-үзенә кул салган хатын ире һәм ике баласы белән Волгоградның Шекснинская урамында яшәгән. Ул фаҗига урыныннан ерак түгел. Хәзерге вакытта һәлак булган хатын һәм балаларның әтисен сорау алу өчен полициягә чакырганнар. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, үз-үзенә кул салган хатын ниндидер җитди авырудан интеккән, ә аның сумкасында хушлашу язмасын тапканнар.

 Хәзерге вакытта тикшерү комитеты тарафыннан «Ике яки аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ni-keshe-ike-balasy-beln-berg-16-nchy-kattan-sikergn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре