Никахның әһәмияте
Аллаһы Тәгалә ир-егет һәм хатын-кызларыбызга хәләл гаилә корып, тәртипле рәвештә яшәргә куша.
Аллаһы Тәгалә ир-егет һәм хатын-кызларыбызга хәләл гаилә корып, тәртипле рәвештә яшәргә куша.
Ир белән хатыннарның никахлы булып яшәүләре – Раббыбыз тарафыннан безгә бирелгән бер нигъмәт.
Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дә гаилә коруы мөселманнарга үрнәк булып тора. Ул өйләнмичә яшәүне яратмады. Өйләнмичә, зина кылып йөрүчеләр гаиләләр арасында бозыклык тарата, шунлыктан алар ике дөньяда да Раббыбызның хәсрәтендә булыр. Зина кылу ул – җиде олы гөнаһларның берсе. Әмма бу начар гамәл бүген киң таралыш алган. Кайбер яшьләребез, кызганыч, аңлапмы, аңламыйчамы, әти-әни фатихасын да алып тормыйча, качып кына өйләнешеп куя. Яки бөтенләй никахлашмыйча, ЗАГСка да бармыйча, бергә яши башлый. Менә бу инде зина кылуның бер төре. Хайваннар кебек никахсыз да яшәп була, әлбәттә. Никахсыз гаиләдә үскән балалар картайган көнебездә безгә кадер-хөрмәт күрсәтерме? Никах ул – Аллаһы Тәгалә каршында, шаһитлар алдында бер-береңнең һәм әти-әниеңнең ризалыгы белән яши башлау. Ә хәзерге вакытта кайсылары әти-әни ризалыгын сорап та тормый. Гомер буе яшәр өчен яр сайлыйлар, ә аның нинди нәселдән булуына да, динлеме, нинди милләттән икәненә исләре дә китми. Чәче озын, буе зифа, биле нәзек булса, шул җиткән, дип фикерлиләр. Матурлык бит бер көнлек, ә алда – озын тормыш юлы. Шул юлларны узар өчен, акыллы, тәкъва, югары әхлаклы тормыш иптәшең булса, күпкә җиңелрәк.
Аллаһы Тәгалә җир йөзендәге бар мәхлукатны да парлы-парлы кылды. Адәм балаларын да парлы итте. Шуңа күрә дә, һәр йөрәк үзенең парын табарга, матур гаилә корырга омтылырга бурычлы.
Әгәр кеше никахлашмый икән, аның күңеле, тән шәһвәтен басар өчен, ул зина юлын сайларга мөмкин. Ә зина – Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый рәвештә тыелган зур гөнаһ. Никах һәм никахлы тормыш безне зина, фахешләрдән саклый торган калкан кебек. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Чиста булыгыз, хатыннарыгыз да (зинадан) пакь булырлар”, – дип әйткән.
Мөселман кеше үзенең хатыныннан һәрьяктан да канәгать булырга, хатын-кыз да үзенең иреннән канәгатьлек күрсәтергә тиеш. Ир кеше гаиләне алып баручы, саклаучы, ризык алып кайтучы. Ул үзенең гаиләсе өчен Аллаһы Тәгалә каршысында җавап тотучы. Гаилә башлыгы буларак, мөселман ир кеше гаиләсендә булган серләрне саклый, беркайчан да тышка чыгармый, хатынын башкалар янында беркайчан да авыр хәлдә калдырмый, аның туганнарына, ата-анасына хөрмәт белән карый. Раббыбыз ирләрне көчле зат итеп яратты, алар гаиләләре өчен тулаем җаваплы, ә хатын-кыз йорт, балалар тәрбияләү дә – нигездә хатын-кыз өстендә. Ир белән хатын арасында һәрвакыт яхшы мөгамәлә булырга, никах ныклыгы өчен ике як та сабыр булып, бер-берсен гафу итә белергә тиеш.
Мөселман дөньясында таныштырып, димләп өйләндерү, кияүгә бирү гадәте бар. Андый очракта, яучы җибәрер алдыннан, соратылачак кызның нәсел-нәсәбе һәм холык-фигыле, әхлагы хакында да белешү кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев