Ноябрьдә Казанда Кытай һәм Россия техник вузлары ассоциациясенең съезды узачак
Ноябрь аенда Казанда Кытай һәм Россия техник вузлары ассоциациясенең съезды узачак. Анда Кытайның 70тән артык югары уку йорты вәкилләре катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина хәбәр иткән.
«Техник вузлар ассоциациясе ноябрьдә Казанда съезд үткәрәчәк. Әлеге ассоциациягә Кытайның 70тән артык техник югары уку йорты керә. Без шулай ук Россия вәкилләрен дә чакырачакбыз. Биредә аддитив технологияләр, кадрлар әзерләү һәм башка күп кенә юнәлешләр буенча фикер алышу булачак», – дип белдергән ул.
Съезд Россия һәм Кытай лидерлары Владимир Путин белән Си Цзиньпин игълан иткән Мәгариф өлкәсендәге үзара еллар кысаларында узачак.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев