erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрьгә һава торышы

Казанда октябрьдәге уртача айлык температура нормадан ике тапкыр артыграк иде. Ноябрьдә дә һава торышы тотрыксыз булачак, температура һәм басымның үзгәрүе ихтимал. Бу хакта бүген «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бездә хәзер көнбатыш процесслары өстенлек итә. Бу тотрыксызлык ноябрьдә дә булачак, циклоннар безнең территория аша уза. Һава температурасы һәм басым уйнаячак. Төньяк Атлантиканың йогынтысы артса, ноябрьдәге уртача температуралар климатик нормадан югарырак булырга мөмкин», — диде ул.   Әңгәмәдәш ноябрь аенда температура һәм атмосфера басымы төшү ихтималы турында кисәтте. Моны йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләр һәм шәһәр халкы сизәргә мөмкин, дип яза Татар-информ.   Переведенцев сүзләренчә, ноябрь һәм декабрь айларында Төньяк Атлантика безгә, гадәттә, зур йогынты ясый. Чөнки океан континентка караганда җылырак була. Һава массалары көнбатыштан киләчәк. Гыйнвар һәм февраль айларында Себер антициклонының йогынтысы булырга мөмкин, ул вакытта салкын көннәр дә килеп җитәчәк.   «Салкын кышлар үткәндә калды. Климатның глобаль җылынуы шартларында кышның җылы булу ихтималы бар. Җылылар да, салкын да булуы ихтимал. Шулай ук кыш күп карлы булырга мөмкин, чөнки һава җылынганда гадәттә явым-төшем алып килүче циклоннар килә», - диде Переведенцев.   --- Матбугат.ру Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27018

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X