erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Организм йод сорый

Йод - кеше сәламәтлеге өчен бик кирәкле матдәләрнең берсе.

Калкансыман бизнең дөрес эшчәнлеге һәм гормоннарның тиешенчә бүленүе, беренче нәүбәттә, аның организмда күпме микъдарда булуына бәйле.
Йод җитешмәвен ничек белергә? Моның билгеләрен берничә төркемгә бүләләр.

Хисләргә йогынтысы: хәлсезлек, ару, йокы килеп тору, тиз кызып китүчәнлек, еш елау.

Акыл эшчәнлегенә йогынтысы: онытучанлык, хәтер һәм игътибарлылык кимү, акрын фикер йөртү.

Йөрәк һәм канга йогынтысы: кан басымының түбән булуы.

Йод җитешмәүнең тагын бер билгесе - шешенү белән бергә артык авырлык туплану. Ул вакытта авырлык арту сәбәбе май катламы хасыйл булуда түгел, ә организмда артык сыеклык туплануда.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев