ОРВИга каршы дару эчеп 18 бала үлгән
Үзбәкстанда ОРВИдан Һиндстан препараты кулланып 18 бала үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә «Российская газета» (»Ватаным Татарстан »).
«Док-1 Макс» препаратын кабул итү нәтиҗәсендә 18 баланың үлеме факты буенча Quramax Medical (препарат импортчысы) һәм «дару чараларын стандартлаштыру фәнни үзәге» ҖЧҖ вазыйфаи затларына карата җинаять эше кузгатылды <…> (Көчле матдәләр булган дару чаралары рецепты буенча ваклап сату тәртибен бозу)», — дип хәбәр итә басма.
Тикшерү кысаларында дарулар импортлаучы компания хезмәткәрләре тоткарланган инде. Бу маддә буенча максималь җәза – 15 ел иректән мәхрүм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев