erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ОСАГО полисы булмаган килеш йөргән өчен штраф артырга мөмкин

Россия Дәүләт Думасында штрафны 800 сумнан 5400 сумга кадәр арттырырга планлаштыралар.

ОСАГО полисыннан башка йөргән өчен штраф күләмен сизелерлек арттырырга кирәк. Татарстан Иминиятчеләр берлеге вице-президенты Рөстәм Сабиров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән сөйләшкәндә әнә шундый фикер белдерде. Штрафны җиде тапкыр арттырулары ихтимал.

«Штрафны 5 мең сум түгел, әйтик, 100 мең сум итеп салырга яки хокук бозучылардан бөтенләй машина йөртү таныклыгын алырга кирәк. Сүз аның кешене, хәтта берничә кешене таптатуы турында бара. Ә бу бәхетсез гаиләләр, гомумән, бер тиен дә компенсация алмаячак, чөнки аның ОСАГОсы юк», — диде агентлык әңгәмәдәше һәм мәҗбүри иминият полисы - дәүләт цивилизациясе билгесе, дип тә өстәде.

Октябрьдә Россия Дәүләт Думасының ОСАГО турындагы законны камилләштерү буенча эшче төркеме утырышында автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисыннан башка йөргән өчен штрафны арттыру турындагы мәсьәлә күтәрелде, дип хәбәр итә «Известия».

Басма мәгълүматларына караганда, депутатлар җәзаны җиде тапкыр — 800 сумнан 5400 сумга кадәр арттырырга ниятли. Иминиятчеләр берлеге Вице-президенты мондый инициативаны хуплады һәм автомобильчеләрнең үз җаваплылыкларында акчаны янга калдыру теләге — җинаять, диде.

«ОСАГО үзеңне канәгатьләндерү өчен түгел, ә ОСАГО турындагы законда язылганча, зыян күрүчеләрнең хокукларын яклау өчен сатып алына», — диде Рөстәм Сабиров.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/31/196256/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев