erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ОСАГО полисының бәясе кимеде

Ел башында барлыкка килгән киңәйтелгән «тариф коридоры» һәм шәхси коэффициентлар бөтен Россия буенча полисларга бәяләрне киметте.

(«Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россиядә 2019 елдан ОСАГО бәясен исәпләүнең сыгылмалы системасы гамәлдә. Аның ярдәмендә гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисларының бәясен 5,5 процентка киметү мөмкин булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Иминиятчеләр берлеге вице-президенты Рөстәм Сабиров хәбәр итте.

«Без нәтиҗәләр күрә башладык - 2019 елның беренче яртыеллыгында ОСАГО бәясе Россия буенча уртача 5,5 процентка кимеде. Татарстан монда искәрмә түгел, без Россия статистикасы кысаларында барабыз», — диде Сабиров.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россиядә 2019 елның беренче яртысында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ОСАГО полисының бәясе 5673 сумнан 5363 сумга кадәр кимегән. Бу саннар Россия автоиминиятчеләр берлеге мәгълүматларыннан күренә. Ә түләүләр, киресенчә, 64 100 сумнан 66 500 сумга кадәр, ягъни 3,7 процентка арткан.

  • Быел 1 гыйнвардан Россиядә ОСАГО бәясен исәпләүнең яжа системасы буенча өлкән яшьтәге тәҗрибәле шоферлар өчен түләүне киметтеләр, ә яшь һәм тәҗрибәсезләр өчен — арттырдылар. Моннан тыш, иминият компанияләре өчен «тариф коридорын» киңәйттеләр. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/03/192771/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев