Поезд белән һәлакәт китереп чыгарган «КамАЗ» йөртүчесе авыр хәлдә
Волгоград өлкәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Волгоград өлкәсендә рельсларга чыгып, Казан-Адлер поезды белән һәлакәт китереп чыгарган «КамАЗ» машинасын йөртүче исән. Волгоград өлкәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 43 яшьлек ир-ат авыр хәлдә реанимациядә. Аның кабыргалары сынган.
«КамАЗ» йөртүче поезд килгәнче рельслардан чыгып җитешергә өметләнгән. Югыйсә, бу вакытта юлга чыгу тыелган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 140ка якын кеше тән җәрәхәтләре алды. Соңгы мәгълүматлар буенча 30лап кеше хастаханәдә. Аларның 15 – балалар. Икесе – «КамаАЗ» шофёры һәм поезд пассажиры - авыр хәлдә.
Әлеге поездда Яр Чаллының 17нче балалар хореография сәнгате мәктәбендә шөгыльләнүче балалар да булган.
Алар арасында зыян күрүчеләр юк – барысы да Котельников шәһәренә кунакханәгә озатылган. Республика җитәкчелеге Волгоград өлкәсендәге коллегалары белән даими элемтәдә тора.
Чыганак: https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/poezd-belan-halakat-kiterep-cygargan-kamaz-iortucese-avyr-xalda
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев