erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пособиеләрнең күләме арта

Алдагы елда Россия гражданнары өчен пособиеләр күләме сизелерлек артачак.

Дәүләт думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина хәбәр иткәнчә, йөклелек буенча пособиенең максималь күләме 794,4 мең сумга кадәр артачак, ә 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие 68,9 мең сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, депутат билгеләп үткәнчә, 2025 елда бер көн эчендә "больничный" буенча түләүләрнең максималь күләме ике тапкырдан артыкка — 5,7 мең сумга кадәр арттырылачак.

"Социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр 2025 елда 9,5 процентка артачак. Страховка пенсияләре һәм аларга билгеләнгән түләүләр ике тапкыр индексланачак: 2025 елның 1 февраленнән - 4,5 процентка һәм 2025 елның 1 апреленнән 2,2 процентка", — дип өстәде Екатерина Стенякина.

2024 елда шулай ук Россия һәм Хезмәт Геройлары, ветераннар, инвалидлар һәм блокададагы Ленинградта яшәүчеләр өчен пособиеләр артачак.

Пособиеләрнең 4,5 процентка артуы көтелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2024-07-30/posobiel-rne-k-l-mn-re-arta-3867337

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев