Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның төрле тармаклар үсешенә зур өлеш керткән алты вәкилен дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләде.
Тиешле Указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре»нең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов күпьеллык намуслы хезмәте, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм элемтә өлкәсен үстерүдәге казанышлары өчен Александр Невский ордены белән бүләкләнде.
«Татнефть» компаниясе хезмәткәрләре – геофизика сервисын үстерү буенча проект җитәкчесе Рамил Мөхәммәдиев һәм сәнәгать иминлеге, хезмәтне саклау һәм экология буенча генераль директор урынбасары Азат Хәбибрахманов – хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденының II дәрәҗә медаленә лаек булды.
Татарстанның ике педагогына «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Алар Чаллы шәһәренең 10нчы мәктәбе укытучысы Раиф Азиуллин һәм Түбән Кама муниципаль районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 27нче мәктәбе укытучысы Эльвира Романько.
Авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлары өчен «Сосна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш зоотехнигы Айдар Әхмәдуллин «Авыл хуҗалыгындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев