erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Казанда узучы Бала хокуклары буенча вәкилләр съездында катнашучыларны сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин бүген Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркы мәйданчыгында узучы XX Бөтенроссия бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр съездында катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Дәүләт башлыгының котлау хатын РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова укыды.

«Сезне Казанда XX Бөтенроссия бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр съездында сәламлим. Сезнең очрашулар аналар һәм балаларны яклау өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләрне, хакимият органнары, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый берләшмә вәкилләрен бер мәйданчыкта җыя», - дип искәртте Владимир Путин үзенең сәламләү хатында.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, баланың гармонияле үсеше белән бәйле дәүләт һәм гражданнар өчен актуаль һәм мөһим мәсьәләләр хакында җентекләп фикер алышу һәрвакытта да делегатларның игътибар үзәгендә кала.

«Татарстанның профиль оешмаларында булу, республиканың иң яхшы тәҗрибәләре белән танышуны үз эченә алган зур программа съездның нәтиҗәле эшенә ярдәм итәр дип ышанам», - дип искәртте Президент.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел медицина ярдәме, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм балигъ булмаган балалар арасында таралган авыруларны кисәтү, мәктәп һәм интернатларда медицина хезмәте күрсәтү системасын ныгыту кебек мөһим темалар игътибар үзәгендә булачак. Съезд программасында пленар утырыш, стратегик сессияләр һәм дискуссион мәйданчыклар үткәрү каралган. Моннан тыш, чарада катнашучылар Татарстанның балалар белән эшләүдә инновацион тәҗрибәгә ия оешма һәм учреждениеләрендә дә булачак.

26-27 апрельдә узучы форумда Россия Федерациясе субъектларындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, РФ Дәүләт Думасы һәм Федераль Җыены, профиль федераль һәм төбәк министрлык-ведомстволары, иҗтимагый оешма вәкилләре, шулай ук балаларның хокукларын яклау өлкәсендәге экспертлар һәм белгечләр катнаша.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-kazanda-uzucy-bala-xokuklary-buenca-vakillar-sezdynda-katnasucylarny-salamlade-5870229

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X