erid:2VtzquqpS7d
Путин озакламый коронавирустан даруларның сатуга чыгачагын әйткән
Яңалыклар

Путин озакламый коронавирустан даруларның сатуга чыгачагын әйткән

Россия Президенты Владимир Путин тиздән COVID-19 инфекциясеннән даруларның сатуда пәйда булу ихтималын белдергән. Бу хакта ул Сочида хәрбиләр киңәшмәсендә илдә коронавируска бәйле вазгыятьне аңлатканда әйткән, дип хәбәр итә ТАСС ("Ватаным Татарстан").

 

“Хәзерге вакытта дарулар эшләнелә. Якын киләчәктә алардан инде файдалана да башлаячагыбызга ышанам”, – дигән ул.

Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, прививка ясату коронавирустан саклануның иң яхшы ысулы булып кала.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Россиядә “Спутник V” нигезендә коронавирустан борынга сиптерә торган ике вакцинаның пәйда булачагы турында игълан ителде.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев