erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.

Рабит абый белән тормыш һәм иҗат юлының кайбер мизгелләрен күздән кичердек.

Аның татар әдәбиятына, сәнгатенә керткән өлешен күз алдына китерү өчен 80 китап авторы булуы, 11 басма Коръән тәрҗемә иткәнен, режиссер, драматург икәнен искәртү дә җитә (Сүз уңаеннан, Рабит Батулланың гармунда, курайда, кубызда уйнавын да әйтергә кирәк).

– Рабит абый, сезнең буынга шактый авырлыклар кичерергә туры килгән. Исегездән чыкмыйча, төшләргә кереп йөдәткән вакыйгаларыгыз бармы?
– Андый вакыйгалар бар инде ул. Без Зәй районы Зичәбаш дигән керәшен авылында дүрт ел яшәп алдык. Әни анда башлангыч сыйныф укытучысы иде. 6 яшемдә үк аның белән мәктәпкә йөри башладым. Шунда 1нче сыйныф программасын да үзләштердем. Шул балалар белән бергә мине 2нче сыйныфка күчереп куйдылар. Әти ул чакта сугышта. Әнә шул авылны гомер буе төштә күрәм. Еллар узгач, хатирәләрне яңартып, анда берничә мәртәбә кайтып та килдем әле. 1945 елның җәендә әти әсирлектән кайтып төште. Аңа кадәр берничә ай алдан гына аның әтисе (бабай) гүр иясе булган иде. Аннары без әтинең туган авылы – Шыкмайга кайтып яшәдек. Шул елларда әтине кыерсыта башладылар. Аны мәктәптә эшләтмәделәр. Әнине дә эшеннән җибәрделәр (әнием Мөкәррәмә 102 яшендә арабыздан китте). Биш сутый бакчабызны да кистеләр. Аның урынына ат та сукалый алмый торган начар җир бирделәр. Шул хәлләргә түзә алмыйча, әти бөтен әйберләрне сатып, гаилә белән Пермь якларына китеп урнашты. Әти балта остасы булып эшләп, ике катлы йорт салды, машина алды. Шул машинасы белән авылга кайтып, үзе өстеннән шикаять язган кешеләрне, сарык суеп сыйлап китә иде ул. Әти аны: “Таш белән атканга аш белән ат”, – дигәннән чыгып эшләгәндер, дип уйлыйм.

– Сез белем алган Түбән Биш мәктәбе татар халкына өч күренекле шәхесне биргән (Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре – Рабит Батулла, Наил Дунаев, Мөдәррис Әгъләмов). Укыган чакта нинди омтылышлар, уй-хыяллар белән яшәдегез икән?
– Минем офицер да, очучы да буласым килде. Әмма сәламәтлек аркасында, алар хыялда гына калды. Мәктәптән соң, бер ел укытучы булып эшләп алдым.

– Заманында һәр буын: “Коммунизмга барабыз”, – дип аңа ышанып яшәде. Бала чакта шундый “бәхетле киләчәк” турында хыялландыгызмы?
– Юк, мин аңа ышанмадым. Әби бәләкәй чагымнан ук Сталин белән Берияне Алласызлар, дип ышандырды. 9 яшемдә аларның рәсемнәрен китаптан ертып алдым да базга алып төшеп яндырдым. Коммунизмның ялган булуы турындагы фикерне 1968 елда “Мираж” дигән хикәямдә читләтеп кенә язган идем. Аны бер редакциягә дә алмадылар. Рафаэль Мостафин “Татарстан” журналына мөхәррир булып килгәч кенә бастырды.

– Артист, режиссер белемнәре булган кешене кулына каләм алырга нәрсә этәрде соң?
– Күп кенә язучыларның әсәрләрен укыганнан соң: “Болай гына мин дә яза алам бит”,─ дип прозага тотындым. Башта шигырьләр язып карадым. Шагыйрьләр аларны бик тәнкыйтьләде. Бервакыт Сибгат Хәкимгә шигырьләремне күрсәткәннән соң: “Син боларны хикәя итеп кенә яз”, – дип куйды. Шуннан соң аңладым да, башка шигырь язмадым. Берәр өлкәдә үзеңнең сәләтсез икәнлегеңне аңлау үзе талант, дип уйлыйм.

– Татар әдәбиятында сез иҗат итмәгән жанр юк, дисәм һич ялгыш булмас. Проза әсәрләрегезне ни өчен тәнкыйтьләделәр?
– Кешечә язмаганга. Ә мин башкалар кебек яза алмыйм. Әсәрдә киная, ишарә булырга тиеш. Бездә кайбер шагыйрьләрдә генә ул киная, ә прозада юк. Узган гасырның 70нче елларында Кырым татарлары турында русча хикәя язып чыктым. “Аларны яклап язгансың”, ─ дип югарыдан шалтыратырга тотындылар, тәнкыйтьләделәр. Шуны укыганнан соң, Казанда яшәүче бер Кырым кешесе килеп, кулымны кысты.

– Сез Сөембикә, Габдулла Тукай, Рудольф Нуриев кебек тарихи шәхесләргә багышланган романнар авторы да бит әле. Шундый катлаулы әсәрләр язарга ничек алындыгыз?
– Язучы язарга тема, сюжет таба алмаганнан тарихи әсәргә тотына, минемчә. Аның авырлыгы да, җиңеллеге дә бар. Анда тема, сюжет була. Мин язасы килгәннән тотындым. “Сөембикә” романы чыкканнан соң, тарихчылар да минем белән килеште, “тарихны ялгыш язгансың”, дип каршы килмәделәр. Шул әсәр өчен Г.Тукай исемендәге республика бүләгенә лаек булдым.

– Шактый гына драма әсәрләре дә яздыгыз. Озак еллар барган “Кичер мине, әнкәй!” спектакле бүген дә Г.Кариев театры сәхнәсеннән төшми уйнала. Режиссер буларак та шактый спектакльләрне үзегез куйгансыз. Бүген яшь режиссерлар куйган алымнарны ничек кабул итәсез?
– 22 пьесам сәхнәләштерелеп, төрле театрларда куелды. Үзем режиссер булып эшләгән чорда куйган спектакльләрем дә шактый. Хәзерге вакытта театрларда булган премьераларны карап барырга тырышам. Бүгенге режиссерларның башкача фикерләве ошый. Аларның спектакльләрен кешечә куелмаганнары өчен кабул итәм. Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм. Нурбәккә: “Туган тел турында ничек хореографик спектакль куеп була?” – дигән идем. Соңыннан ул Мәскәүдән “Алтын битлек” алып кайтты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Заманында сез оештырган шаяннар, тапкырлар мәҗлесенә халык яратып йөрде, хәтта анда керә дә алмыйлар иде. Үзегезгә карата нинди мөнәсәбәт икәнен белгән килеш сатира театры оештырырга җөрьәт итү үзе батырлык бит әле.
– Безнең кичәләргә “тел төбен” эзләп килгәннәрдер, дип уйлыйм. Анда төрттерү дә, кычкырып әйтү дә бар иде. Һәр кичәдән соң мине җитәкчеләр чакыртып ачуланды (Елга ике мәртәбә була иде). Ниһаять,18 елдан соң аны туктаттылар. 
Сатира бездә күптән булган. Татар театры 1906 елда оештырылган, диләр. Фатих Халидинең “Рәдде бичара кыз” пьесасы 1888 елда басылган, димәк ул шул вакытта уйналган да. Басма чыганаклардан билгеле булганча, әнә шул чорларда кытай фәлсәфәчесе Конфуцийга – татар шәкертләре пародияләр ясый торган булган. Алар халык алдында чыгыш ясаган бит. Безгә бай тарихыбызны ярлыландырырга кирәкми.

– Үз иҗатыгызга мактау сүзләрен кайчан ишетергә туры килде?
– Минем иҗатка иң элек галим Фәрит Хатыйпов игътибарлы булды. Аннары Саимә Ибраһимова “Сокланам, шаккатам”, – дигән мәкаләсендә иҗатыма бәһа бирде. Соңрак КФУ профессоры Дания Заһидуллина язып чыкты.

– Рабит абый, әгәр янәшәгездә 40 ел буе тормыш терәгегез – Рузия ханым булмаса, иҗат итә алыр идегезме икән? Үзегезнең гаиләгә генә хас гореф-гадәтләр бармы?
– Иң нәтиҗәле эшләгән чорым Рузиягә өйләнгәч булды. “Мин – президент, Рузия – финанс министры, Нурбәк – полиция, Байбулат – халык. Бөтен авырлык халык сыртына төшә”, – дип шаяртырга яратам. Бездә дәүләт теле һәрвакыт татар теле булды. Малайлар урамнан кайтып ялгыш рус сүзе ычкындырсалар, әниләре ишетмәгәнгә салыша иде. Бервакыт чәй эчкәндә сөйләшеп утырабыз. “Егет кеше 25 яшькә хәтле өйләнергә тиеш түгел”, – дибез. Балалар ул сүзне күңелләренә сеңдереп калдырган. 25 яше тулгач, Нурбәк Санкт-Петербургтан шалтырата: “Әти, миңа 25 тулды, өйләнәм”, – ди. Бүген ике улы үсеп килә. Оныкларыбыз Туран белән Ирхан да гаиләдә татарча сөйләшергә гадәтләнгән.

– Байбулатның Мәскәүдә кино төшерү белән шөгыльләнүен, аның уңышлары турында да ишетеп беләбез. Үзегез дә аның берәр фильмында төшкәнегез юкмы?
– Байбулатның 17 серияле фильмы Мәскәү телевидениесеннән күрсәтелде. Кыска метражлы фильмнары күп аның. Узган җәйдә Балык Бистәсе районының Кече Әшнәк авылында ул “Ядәч” дигән фильм төшерде. Мин анда авыл карты булып уйнадым. Аның кайчан экраннарга чыгасын әлегә әйтә алмыйм.

–Биектау районы, Чыршы авылындагы музеегыз ни хәлдә?
– Мин андагы әйберләрне, 6-7 гармунымны үзем укыган Түбән Биш мәктәбе музеена тапшырдым. Берничә гармуным үземдә калды әле. Кайвакыт аларның берәрсен кулга алып моңланып алам.

Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев