Рамазан ае уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкка мөрәҗәгать итте
Бүген кояш баеганнан соң җир йөзенә иң бөек һәм бәрәкәтле ай – Рамазан аеның беренче кичәсе иңәчәк.
Бүген кояш баеганнан соң җир йөзенә иң бөек һәм бәрәкәтле ай – Рамазан аеның беренче кичәсе иңәчәк. Раббыбыз безне Үзенең рәхмәте белән шатландырды һәм бу кадерле көннәрне һәм төннәрне каршы алу мөмкинлеген насыйп итте.
Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкка мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.
«Рамазан – иң элек ураза һәм намаз ае, сабырлык һәм итагать ае. Онытмыйк: ашау-эчүдән һәм нәфес теләкләреннән тыелу – иң җиңел сынау гына. Телне гайбәттән, күңелне начар уйлардан, күзне һәм колакны гөнаһтан саклау күпкә авыррак. Чөнки мондый гөнаһлар безнең игелекле гамәлләребезне юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә уразаны бары тик тән белән генә түгел, ә телебез, күзебез, колагыбыз, уйларыбыз белән дә тотыйк. Көннәребезне изге ниятләр һәм игелекле эшләр белән, ә төннәребезне ихлас гыйбадәт белән бизәсәк, иншаАллаһ, бу ай күңелләребездә явызлыкка урын калдырмас. Шулай итеп, без Ураза бәйрәменә нәфесебезне җиңеп һәм гөнаһларыбыз ярлыканган хәлдә керербез”, – диелә мөрәҗәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев