erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамил Мөхәмәдияров; «Мәктәпләрдә физика, биология, химия, рус теле, тарих, математика укытучылары җитми».

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар өчен “урак өсте” башланды

Соңгы елларда мәгариф системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Бүгенге заман таләбе – ул белемле, тәрбияле, тормыш авырлыклары алдында югалып калмый торган, бар яктан әзерлекле, тиешле карар кабул итә белүче, көндәшлеккә сәләтле мөстәкыйль шәхес тәрбияләү. Районыбызның мәгариф учреждениеләре яңа уку елын нинди уңышлар, бурычлар белән каршы ала?

Бу хакта без укытучыларның август киңәшмәсе алдыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров белән сөйләштек.

– Рамил Данилевич, бугенге көндә район мәгариф системасы үзалдына нинди бурыч, максатлар  куя?

–  Мәгариф системасы яңа һәм шул ук вакытта катлаулы шартларда үзенең яңача үсеш дәрәҗәсенә юнәлтелгән киң кырлы эшчәнлеген тормышка ашыра. Илдә бара торган үзгәрешләр чорында мәгариф учреждениеләре дә яңа ихтыяҗларны канәгатьләндерергә, алга куелган бурычларны үтәргә әзер булырга тиеш. Киләчәгебез белем бирүнең сыйфатына бәйле, димәк, мәгариф системасын яңартуның төп максаты – белем бирүнең сыйфатын яхшырту, сыйфатлы белем бирү.

Ул түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала: мәгариф учреждениеләрендә идарә итү системасын, укыту-тәрбия процессын камилләштерү һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең сыйфатлы булуын тәэмин итү. Боларны бөтен тулылыгы белән аңлап, районыбыз мәгариф идарәсе, педагогик коллективлар үзләренең үсеш планын билгеләде. Сыйфатлы белем генә укучыларыбызның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә ала. Район мәгариф системасының бу бурычларны уңышлы хәл итү өчен мөһим булган бөтен  мөмкинлекләре дә бар.

– Мәгариф оешмалары бүгенге көндә уку елын башларга әзерме, мәгариф оешмалары челтәре сакланамы?

– Районда 15 база мәктәбе, 1 лицей, 17 төп мәктәп, 2 башлангыч мәктәп – балалар бакчасы, 47 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 1 мәктәп-интернат, 2 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли. Мәктәпләрдә барлыгы 6020 укучы белем һәм тәрбия ала. Мәктәпләр һөнәр училищелары, көллият, югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә, профильле сыйныфлар булдырыла. Арча педагогия көллияте белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Шулай ук өстәмә белем учреждениеләре тулы көченә эшли.  Укучылар сарае, балалар сәнгать мәктәбе, “Арча” спорт комплексы базасында эшләүче түгәрәкләрдә балаларның  төрле юнәлештә иҗади сәләте ачыла, үстерелә.

– Мәктәп һәм балалар бакчасы эшчәнлеге тыгыз бәйләнгән. Бу уңайдан районда эш ничек оештырылган?

– Балалар бакчаларында ике телне дә яхшы белгән балалар тәрбияләнергә тиеш. Райондагы балалар бакчаларына 2290 бала йөри.

Мәктәптә әзерлек төркеме балаларына “шимбә мәктәпләре” оештырылды. 1 сыйныфка баручы балалар, укытучылар белән очрашып, мәктәпкә ияләшә торалар. Уртанчылар төркеменнән башлап балаларга инглиз теле өйрәтелә. Районның барлык мәктәпкәчә учреждениеләрендә туган як тарихына һәм этнографиясенә багышланган милли музей почмаклары булдырылды.

– Беренче сыйныфка ничә укучы керә?

– 1 сентябрьдә районыбыз мәктәпләрендә 600 укучы өчен беренче тапкыр кыңгырау чыңлаячак. Алар мәктәптә бары тик файдалы белемнәр генә алырлар дип ышанасы килә. 

– Районда белем бирү дәрәҗәсен бәяләүче төп күрсәткечләрнең берсе булып дәүләт йомгаклау аттестациясе тора. Район буенча күрсәткечләр сөендерәме?

– 9нчы сыйныфны 554 укучы тәмамлады, шулай ук 554 укучы төп дәүләт имтиханын тапшырды. 

11нче сыйныфны тәмамлаучылар 11 фән буенча имтихан тапшырдылар, 136 чыгарылыш сыйныф укучысы да аттестат алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушмабаш урта мәктәбеннән Әмир Абдуллин – химиядән, Арчаның 2нче урта мәктәбе укучысы Камилә Гарифҗанова рус әдәбиятыннан 100 балл җыйды.

98 укучы бер һәм берничә фәннән 80 һәм аннан да югарырак балл җыйды. Әлбәттә, мондый укучылар – районыбыз горурлыгы. 

– Республикабызда сәләтле балаларны барлау, үстерү, аларга белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Бу өлкәдә укучыларыбызның уңышлары ничек?

– Районда фән олимпиадасында катнашучы укучылар саны ел да артып тора. 2023-2024 уку елында 147 призлы урын алуга ирештек. Узган ел белән чагыштырганда, бу 11гә күбрәк. Соңгы 5 еллык белән чагыштырганда, нәтиҗәләр ел саен яхшыра. Бу районда һәм мәктәпләрдә олимпиадага әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын, системалы эш алып барылганлыгын күрсәтә. Елдагыча, олимпиада хәрәкәте буенча Арчаның 1, 6, 7, Шушмабаш мәктәпләре республиканың иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керде. Арчаның 6нчы мәктәбе республикада олимпиада хәрәкәте буенча Рәхмәт хатына лаек булды. 

  Район җитәкчелеге тарафыннан ел саен талантлы балаларны хөрмәтләү үткәрелә, район башлыгының исемле стипендиясе, республика олимпиадалары призерларына һәм аларны әзерләгән укытучыларга премияләр түләнә. Шулай ук шәһәр паркының “Йолдызлар аллеясы” ел саен яңа йолдызлар белән тулылана.

–  Район мәгарифе бүген нинди кадрларга кытлык кичерә?

– Мәктәпләрдә күбрәк физика, биология, химия, рус теле, тарих, математика укытучылары җитми. Бу яшь кадрларны мәктәпләргә тарту буенча ныклап эшләргә кирәклеген дәлилли. Киләчәктә шушы юнәлештә укыган, кулларына диплом алган яшь белгечләрне мәктәпләргә кайтару юлларын табып, кадрлар белән тәэмин итү төп хәл ителергә тиешле көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа уку елына районыбызга 11 яшь педагог кайту аз булса да күңелгә җылы бирә.

– Рамил Данилевич,  белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеген карап, комиссия уңай бәя бирде. Бүгенге шартларда моңа ирешү җиңел түгелдер...

– Чыннан да, мәктәпләрне, балалар бакчаларын әзерләү буенча зур көч куелды. Бу, әлбәттә, мәктәп директорларының укытучылар, хезмәткәрләр белән кулга-кул тотынып эшләү нәтиҗәсе. Без, барлык белем бирү оешмалары да яңа уку елына балалар кабул итәргә әзер, дип горурланып әйтә алабыз.

– Эш көнегез ничәдә башлана һәм тәмамлана?

– Минем ничәдә торганны чамалагансыздыр инде.  Иртәнге сәгать 7 тулганчы улым белән мәктәп ишеге төбенә килеп туктыйбыз. Өйгә дә кичке җиделәрсез кайтып кергәнем юк, эш бүлмәмнән   җиденчеләрдә чыгып китәм. Кыскасы, тормышның яртысыннан артыгы хезмәттә үтә. Күңелемдә яңа идеяләр, үзгәрешләр, әмма барысын да тормышка ашырырга җитешеп кенә булмый.

– Үзегезнең биш төрле сыйфатыгызны атагыз әле.

–  Мине, беренче чиратта, вакчыл дип әйтәләр. Ул ваклык нинди: ул төгәллек, таләпчәнлек. Хезмәттәшләрем: “Рамил Данилевич бер чакрымнан ишетә, бер чакрымнан күрә, бөтен нәрсәне сизә“, – дип әйтәләр. Матур, чис-та киенергә яратам. Эшкә бирелгәнлек. Гаиләмне яратам.

– Яңа уку елы башлану уңаеннан мәгариф хезмәткәрләренә, укучыларга, әти-әниләргә нинди теләкләрегез бар?

– Бүген балага белем бирү генә җитми, ә бәлки аңа булачак һөнәрен сайлау һәм тормышта үз урынын табуда ярдәм итү зарур. Иң элек барыбызга да нык сәламәтлек телим. Укучыларда белем алуга кызыксыну, файдалы яңалык ачарга омтылу теләге сүнмәсен. Ә укытучыларыбызда  иҗади фикерли торган, иҗади, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүдә иҗади эш дәрте артып торсын.  Әти-әниләргә көч һәм сабырлык телим. Алар белән алга таба да аңлашып эшләрбез дип ышанам. Безнең балаларыбыз элекке буыннардан белемлерәк, бәхетлерәк һәм сәламәтрәк булырлар, тормышта лаеклы урыннарын табарлар, иҗади рух белән яшәрләр, дигән өметтә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев