erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Равил Галиев: “Резидә хыянәт иткән кебек булды”

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. «Хатыным тарафыннан бернинди көнләшү, низаг, тавыш куптару күренешләре булмады. Бәлки аңа минем турыда имеш-мимешләр җиткерүчеләр дә булгандыр, ләкин берни дә сизмәдем», - ди Равил (»Шәһри Казан », Эльвира Шакирова) .

 

– Ялгышмасам, сезне Казанның югары уку йортыннан куганнар. Ни өчен?

– Мәктәптән соң, 1986 елда Казан төзүче-инженерлар институтына укырга кердем. Авыл хуҗалыгы факультетының беренче курсын тәмамлагач, армиягә алдылар. Армиягә киткәндә, кабат бу уку йортына кайтырга теләмәвемне аңладым. Армиядән соң сәүдә өлкәсендә эшләдем, кичләрен үзешчән сәнгать белән шөгыльләндем. Рамил Җәмилев исемле егет белән ансамбль төзеп, концертлар белән авылларда йөрдек. Казан дәүләт мәдәният институтына читтән торып укырга кергән идем, ләкин мине аннан кудылар. Чөнки укыйсы килмәде, зачет кенәгәсенә бер фәннән кул куйганымны белеп алдылар. Куылгач, шатлана-шатлана Азнакайга кайтып киттем. Мактанып сөйләмим, чөнки институттан куылу – мактанып сөйли торган әйбер түгел. Курсташларым мине кире институтка кайтаруларын сорагач, җитәкчелек яңадан кабул итәргә теләгән, ләкин мин кайтырга теләмәдем. Фәлән еллар узгач, Резидә белән шунда читтән торып белем алдык.

– Димәк, музыкаль белемегез юк?

– Юк, әмма гомерем буе вокал буенча дәресләр алдым. Әле дә укыйм, менә бүген дә әңгәмәдән соң дәрескә барам. Гөлназ Закирова ярдәме белән тәҗрибәле, белемле укытучы таптым. “КамАЗ” тынлы оркестрында 30лап музыкант белән эшләдем, барысы да диярлек консерваториядә укып чыккан, бер миндә генә музыкаль белем юк иде. Әмма икенче яктан, без эшләгән чорда музыкаль белеме булган җырчылар эстрадада бик сирәк иде.

– Резидә апа Шәрәфиева белән ничек таныштыгыз?

– 1993 ел иде. Бервакыт оркестрдагы бер егет яныма килде дә: “Кыйбла” яшьләр үзәгендәге егетләр-кызлар “Татар җыры” Халыкара конкурсына әзерләнә, егетләргә “Кара урман” җырын җырлау мәҗбүри. Аларның берсе дә ул җырны белми, син өйрәтә аласыңмы?” – диде. Ризалаштым. Барсам, берәү “Гөлҗамал”ны җырлый. Ул Резидә Шәрәфиева иде. Җиренә җиткереп, бик матур башкарды. Шуннан танышып киттек. Егетләрнең сәнгать җитәкчесе Рәсим Лотфуллин миңа да конкурска барырга тәкъдим итте. Шулай итеп, аларга ияреп мин дә Казанга киттем. Иң кызыгы шул: Чаллыдан баручыларның берсе дә узмады, мин икенче дәрәҗә лауреат булдым. Рәсим абый белән шаккаттык, уйнап кына чыгып киткән җирдән бит бу. Бүләккә ике камералы суыткыч биргәннәр иде.

– Резидә апа белән дуэт җырлау кемнең идеясе иде?

– Оркестрда эшләгәндә, “Сердәш” ансамбле җитәкчесе Ринат Гобәйдуллин үзенә чакырды. “Оркестрда 30 рус арасында җырлап йөрергә җитәр”, – дигәч, “Сердәш”кә күчтем. Ринат абый бер җырчы кыз табарга киңәш иткәч, Резидәне “Сердәш”кә чакырдым. Шулай итеп, бергә концертлар куя башладык. 1997 елда аерылып чыктык, бу адымны Ринат абый да хуплады. Резидә белән бергә эшли башлаганга 26 ел.

– Ир-егет белән хатын-кыз арасында дуслык була алмый, икесенең берсе булса да гашыйк була, диләр. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

– Дуслык була дип уйлыйм. Барысы да тәрбиядән тора. Әгәр кеше башкача фикерли икән, димәк, үзе белән шундый хәл булырга мөмкин дип уйлый.

– 26 ел дәвамында үпкәләшеп, аерылышып торган чаклар булдымы?

– Безне ковид аерды, шушы дәвердә концертларыбыз булмады. Әмма күптән түгел Резидә яшь җырчы Рафаэль Якупов белән концерт куйды. Яшь егетләр белән эшләп карыйсы килгәндер. Дөресен генә әйткәндә, ачуым килеп алды. Ничә еллык хезмәткә хыянәт иткән кебек булды. Резидә үзе эшли торган Казан филармониясе таләбе буенча шундый концерт оештыруын әйтте. Ул концертка Резидә мине чакырды, чөнки режиссер: “Равилсез булмый”, – дигән. Һәм мине чакырып бик дөрес эшләделәр дип саныйм, концертның матур бизәге булдым. Быел Резидә шалтыратып, икәү концерт куярга тәкъдим итте. Хәзерге вакытта яңа программа әзерлибез.

– Равил абый, сез Чаллыда музыкаль театр оештырып, спектакльләр куясыз. “Ни өчен театр артисты булмадым икән?” – дип уйлаганыгыз юкмы?

– Хәзер генә ул турыда уйлый башладым. Спектакльгә барган саен театр артисты булырга кызыгам. Театр бинасында үз гримеркаңда әзерләнеп, сәхнәгә тамашачы алдына чыгып, төрле рольләр башкарырга хыялланам. Шагыйрә Зөләйха Минһаҗева: “Театр оештырыйк әле, мин – режиссер, син – җитәкче булырсың”, – дип тәкъдим ясагач бик теләп ризалаштым. Бу аның идеясе иде. Музыкаль театр Казанда да юк бит әле ул. Без 86 театр коллективы арасында беренче унлыкка кердек. Беренче пьеса “Алай да була икән” әсәре буенча куелды. Өч спектакль куйдык, хәзер дүртенчесен куярга исәп.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Реклама

– Сезнеңчә, кайсы җыр Равил Галиевны халыкка танытты?

– “Төнбоеклы” күл җыры таныткандыр. 2002 елда бу җыр белән “Алтын барс” сынын алдым. Бу – беренче һәм соңгы “барсым” булды. “Гомерне ашыктырабыз бугай”, соңрак “Тутырып карамадың” җырларын да халык яратты. Күптән түгел бер мәҗлескә баргач, “Төнбоеклы күл”не җырладым. Бер төркем егет биергә чыкты да, барысы да миңа кушылып җырлады. Шуңа исем-акылым китте.

– Тормыш иптәшегез Ландыш белән ничек кавыштыгыз, озак очраштыгызмы?

– Ландыш белән 19 ел яшибез, ике балабыз бар. Улыбыз Сәйдәш Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетында беренче курста укый. Кызыбыз Әминәгә – 14 яшь, хореография белән шөгыльләнә. Тукай районы Әҗмәкәй авылында йорт салдык, шунда яшәп ятабыз. Ландыш “Эврика”шәһәр мәдәният үзәген җитәкли. Без озак йөрмәдек, чөнки миңа ул чакта 35 яшь, өйләнергә кирәк иде (көлә). Ландыш белән тәүге тапкыр Яшьләр көнендә “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда күрештек. Шуннан соң бер еллап күрешмәдек, әмма телефон номеры миндә калды. Бер елдан соң искә төшеп шалтыраттым. Шулай аралашып киттек тә, ахыры туй белән тәмамланды.

– Ландыш сездән 10 яшькә кечерәк. Яшь аермасы сәбәпле арагызда көнләшү яки низаглар буламы?

– Юк. Ул кемгә кияүгә чыкканын белеп чыкты. Аның тарафыннан бернинди көнләшү, низаг, тавыш куптару күренешләре булмады. Бәлки аңа минем турыда имеш-мимешләр җиткерүчеләр дә булгандыр, ләкин берни дә сизмәдем. Аңа әнисе дә: “Чыгасың икән, елап йөрисе булма”, – диде. Аларны да аңлыйм, кызларын 10 яшькә өлкәнрәк ир-егеткә, өстәвенә артист кешегә бирәсе килмәгәндер. Әмма, Аллаһка шөкер, бик матур яшибез. Әби-бабайдан да уңдым. Алар Актаныш районы Зөбәер авылында гомер итә.

– Катнаш никахка нинди мөнәсәбәттә сез?

– Мөнәсәбәтем бик начар. Балаларга булдыра алганча аңлаттым үзем, алар моңа мөнәсәбәтемне белә. Үзләре дә тирә-юнебездә катнаш никах белән яшәүчеләрнең ничек тормыш итүләрен күрә, аңлый. Юк кына әйберләр дә бәхәскә китерә. Олыгайгач, һәркемнең үз диненә тартылуы күзәтелә. Үзем дин юлында булгач, бу әйбердән бик куркам. Моның өчен җавап та бирәсе бар бит әле. Мин инде ике елдан артык биш вакыт намазда.

– Үзегездә үзгәртергә теләгән сыйфатлар бармы? Гомумән, бу яшьтә кеше үзгәрә аламы?

– Әгәр кеше үзенең дөрес булмаган якларын күрә икән, ул үзен үзгәртергә, тәрбияләргә, дөрес юлга чыгарга тиеш дип саныйм. Кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан сабырлык, ихтыяр көче бирелгән. Үземә килгәндә, кызып китә торган гадәт бар. Ләкин хәзер инде яшь барган саен кайбер чакта сабыр итәсең.

– Бүген сезне нәрсә борчый?

– Тел мәсьәләсе. Ул җыр сәнгатенә дә үтеп керә. Мәхәббәт белән мәһабәт сүзләрен аера белмәүчеләр бар. Ул сүзне дөрес әйтмиләр икән, минем сырт йоннарым кабара. Шул килеш җырлыйлар, аларны беркем дә төзәтми һәм төзәтергә уйламый да. Басымнарны дөрес ясамаулары ачуымны китерә. Бу күренеш адым саен очрый. Яшьләр телне бозмасын, үз ана телендә камил сөйләшсен иде.

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ravil-galiev-rezid-khyyant-itkn-kebek-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре