Республика абитуриентлары медицина вузларына кергәндә өстәмә баллар алырга мөмкин
Татарстан абитуриентлары өчен медицина юнәлешендә укырга керү мөмкинлекләрен киңәйтүче яңа һөнәри бнәлештәге проект старт ала. “Синең медицинага адымнарың” проекты кысаларында катнашучылар Россиянең теләсә кайсы медицина югары уку йортына кергәндә өстәмә биш балл алу мөмкинлегенә ия булачак.
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты берлектә “Синең медицинага адымнарың” исемле һөнәри бнәлештәге проектны гамәлгә кертә. Әлеге башлангыч булачак медицина хезмәткәрләренә һөнәри юл сайлауда ярдәм итүне, шулай ук аларның белемгә кызыксынуын арттыруны максат итеп куя, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Проект “Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах” фестивале кысаларында үтәчәк. Фестиваль 7–13 февраль көннәрендә Татарстан территориясендә узачак һәм медицина һөнәренең социаль әһәмиятен ассызыклауны күздә тота.
Өстәмә биш балл алу өчен 2026 елгы абитуриентларга берничә шартны үтәү сорала. Аерым алганда, 7 февральгә кадәр QR-код аша чарага теркәлү, медицина тарихы буенча викторина сорауларына җавап бирү, күренекле хирург Александр Вишневскийга багышланган видеофильмны карау һәм әлеге фильм буенча контроль сорауларга җавап әзерләү таләп ителә.
Казан дәүләт медицина университетында билгеләп үтүләренчә, әлеге өстәмә баллар абитуриентка максатчан квота кысаларында укырга керү конкурсында катнашкан очракта гына биреләчәк.
Әлеге проект яшьләрне медицина өлкәсенә җәлеп итүдә, һөнәрнең тарихын һәм күренекле шәхесләрен танытуда мөһим адым булып тора. Ул абитуриентлар өчен яңа мөмкинлекләр ача һәм сәламәтлек саклау тармагында кадрлар әзерләүгә үз өлешен кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев