РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына керү процессын онлайнга күчерергә тәкъдим итте
РФ Югары белем һәм фән министрлыгы абитуриентларга югары уку йортларына керү процессын онлайн-форматта узарга мөмкинлек бирә торган «университетлар» платформасын булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең тиешле Карары проектына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Документтан күренгәнчә, «университетлар» платформасын булдыру, сынау һәм кертү буенча экспериментны 2026 елның 1 сентябреннән 2028 елның 31 декабренә кадәр үткәрү күздә тотыла. Югары уку йортларының анда катнашуы ирекле булачак.
Карар проектына аңлатма язуында яңа платформа югары уку йортларына онлайн керүнең тулы циклын, уку һәм тулай торакка урнашу фактын раслауны, шулай ук укуга кагылышлы цифрлы документлар белән эшләүне тәэмин итәргә тиеш дип күрсәтелә.
Тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев