erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Төхвәтуллинның Камал театрына карата өч ел дәвам иткән үпкәсе: кем хаклы?

Җырчы Ришат Төхвәтуллин туры эфир вакытында Камал театрын тәнкыйтьләп чыкты. Телеграм-каналлар язуынча, җырчы театр турында «авыл клубыннан да хуже» дип сөйләгән. Татарның символы булган театр турында шундый кискен нәтиҗә ясарга нинди сәбәп булган? «Интертат» шуны ачыкларга тырышты, башка тамашачы фикерен дә белеште ("Интертат", Гөлназ Хәбибуллина).

 

Ришат Төхвәтуллин Камал театрында Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп куелган «Тормышмы бу?» спектаклен караган. 2019 елда! Биредә сүзне нәкъ шуннан башларга кирәктер. Үткәндәге вакыйгаларның нәрсәдән чыгып бүген генә яңартылуы аңлашылмый һәм сораулар тудыра. Ришат үзе сүз башлаганмы, телегерам-каналлар артыгын күперткәнме, белмим, чөнки Ришатның туры эфирын тыңлый алмадым…

Администраторы Илгиз сүзләренчә, җырчының күңелсезлекләре театрга килү белән үк башланып киткән. Артист билет алган урыннарның буш булмавы, анда башка тамашачылар утыруы ачыкланган. Ә Ришатка спектакльне балконнан карарга кушканнар. Гардеробтагы апа танып кына залда буш урыннар юнәткән. Дөрес, спектакльнең икенче бүлеген җырчы үз урынына утырып карап бетергән. Чөнки театрның директоры чыгып, Ришатның урынын алган тамашачылардан гафу үтенгән (аннан үтенмәгән!) һәм аларны башка җиргә күчереп утырткан.

Спектакльнең куелышы да театрларга сирәк йөрүче Ришатны гаҗәпкә калдырган. Татар сәхнәсендә андый нәрсәләр күрерермен дип уйламаган җырчы спектакльдәге шәрә күренешләрне тәнкыйтьләп чыкты.  Ләкин нәрсә генә булмасын, татарның милли-мәдәни үзәге булган Камал театрын авыл клубы белән чагыштыру бернинди кысаларга да сыймый кебек. Бу сүзләре белән нинди тарихы булган Камал театрын да, тырышып-тырмашып яшәп яткан авыл клубларын да рәнҗетмәдеме икән Ришат? Аннан, мондый конфликтларда бер як гына гаепле була алмый.

Сөйләгәннәренә ачыклык кертүен сорап, җырчының үзенә мөрәҗәгать иттек. 

Ришат Төхвәтуллин: «Башка бармаячакмын, рәхмәт»
Ришат Төхвәтуллин:

Камал театры турында әйткәннәремә килгәндә, бу сүзләр минем сөйләгәннәрне кыскартып, үзләренә кызык һәм файдалы фикерләрне генә калдырып яза торган журналистларга да җавап булсын иде. Андый язмаларда минем фикер тулысынча үз мәгънәсен югалта. Элек мин аларга дәшми кала идем, ә хәзер үз-үземне яклый башларга туры килмәгәе.


Абдул Фархан
Мин үземне ниндидер спектакльләр буенча белгеч дип тә, театр тәнкыйтьчесе дип тә санамыйм. Үземне башкалардан югары куймыйм, чөнки мин гап-гади бер авыл егете. Минем балачагымда Камал театрына йөрү мөмкинлегем булмады. Ләкин Камал театры — ул минем өчен ниндидер бер эстетик, зәвыклы җир, татарның иң төп мәдәни урыны. Мин аны Равил абый Шәрәфиев һәм башка олпат артистлары булганга яратам һәм хөрмәт итәм. Әмма соңгы тапкыр баруымда театрдан күңелем кайтты. Юк, актерлардан түгел, алар үз рольләрен бик оста уйныйлар, ә спектакльнең куелышы һәм оештыру дәрәҗәсеннән. 

Театрга үземнең якын кешемне чакырган идем. ТНВ кебек каналлардан күрсәтелә торган берәр әйбәт спектакль күрергә өметләнеп бардык. Без карыйсы спектакль «Тормышмы бу?» дип атала иде. Билетлар калмау сәбәпле, миңа залның үзәгендәге иң кыйммәтле ике урынга билет алырга туры килде. Әмма сүзнең әһәмияте бу турыда түгел.

Залга үтәбез, ә безгә балконга менеп утырырга кушалар. Иң кыйммәтле билетлар алып килсәм дә, мин спектакльне залдан түгел, ә балконнан карарга тиеш булып чыгам. Проблеманың нәрсәдә булуын беркем дә ачыкларга теләми. Ул арада администратор чыгып, миңа тупас рәвештә аңлата башлый. Түзәбез… Кыскасы, безнең урыннарда инде кемдер утыра икән. Андый хәлләр булгалый. Үзем дә шушы өлкә кешесе буларак, мин барысын да аңлыйм. Гардеробта эшләүче апа аша гына безне залга кертәләр, ләкин мин балконга да каршы түгел идем.

Ярар, спектакльнең беренче бүлеген карап бетерәбез. Әмма ахырдан мин моңа бик үкенәм — башында ук борылып кайтып китәсебез калган икән. Антракт вакытында залга Камал театрының директоры (ул минем белән шәхсән таныш) килеп керә, мин билет алган урыннарга чакырган кешеләре алдында гафу үтенә һәм кереп югала. 

Артистлар сәхнәдә уйнаганда залдан чыгып китү матур гамәл булмас иде. Шуңа күрә әни белән спектакльне карап бетерергә кирәк дигән карарга киләбез. 

Ләкин алга таба мине бу спектакльдә шаккатыргыч күренешләр көткән икән. Берзаман сәхнәдәге ир-ат чишенеп, анадан тума килеш калды. Камал театрында мондый күренешләргә тап булырмын дип уйламагангадыр, мин оятымнан кая барырга да белмәдем. Әле алай гына да түгел, сәхнәдә түшәк күренешләре башланып китте… Безнең гаиләдә андый нәрсәләрне әти-әни белән бергә утырып карау гадәте юк, без алай тәрбияләнмәгән. Башкалар ничек кабул итәр иде икән, белмим, әмма миңа әни алдында бик оят булды… 


Салават Камалетдинов
Инде сәхнәнең бизәлешенә килик. Декорациядә кулланылган печән минераль мамыкка охшаган материалдан эшләнгән. Янгын чыккач, актерлар әлеге печәнне (минераль мамык) таяклар белән суккалап «сүндерә» башлады. Тузан күтәрелеп, залга кадәр төште. Тамак төбенә утырды, йөткертә башлады. Бу үзенчә бер яңа эффекттыр инде. 

Кәеф шул дәрәҗәдә төште ки, безне пычракка батырып алдылармыни! Әле өстәвенә, спектакльнең безгә ошамавында үзебезне үк гаепләп калдырдылар дип хис иттек. 

Спектакль төп геройның бу тормышта бернәрсәгә дә ирешә алмавы белән тәмамланды. Бу спектакльдән соң миңа тормыш куркыныч булып тоела башлады. Ә бит барысы да киресенчә булырга тиеш иде. 

Камал театры директорының миңа: «Спектакльләргә йөрмисең, оят түгелме, вакыт табарга тырышырга кирәк», — дип берничә тапкыр әйткәне булды. Барып күрдем… Башка бармаячакмын, рәхмәт. 

Бу ситуациядә актерларның бер гаебе дә юк. Яшь актерларыбыз да элекке тәҗрибәле артистларыбыздан ким уйнамыйлар. Әмма минем күңелемдә бу спектакльдән соң төер калды, — дип сөйләде Ришат.

Бу вакыйгадан соң Ришатны сай фикерләүдә, театрда берни аңламауда, «йолдызлану»да гаепләүчеләр дә, җырчы белән өлешчә килешкән кешеләр дә булды. «Интертат» Ришатның театрда еш була торган сәхнәдәшләре, журналистлар һәм гади тамашачыдан Камал театры турында соңгы вакытта формалашкан фикерләрен сорашты.

«Тәнкыйть сүзен үзгәртелгән классик спектакльләр турында гына әйтә алам»
Җырчы Нурзадә:

Мин Камал театрының гына түгел, бөтен театрларның да тугры тамашачысы. Шәхсән Камал театрына карата тәнкыйть сүзләре ишеткәч, бераз аптырап киттем. Әйе, спектакль һәр кеше тарафыннан үзенчә кабул ителергә мөмкин. Ул, беренчедән, кәефнең нинди булуына да карый әле. Минем бер үк спектакльләрне 10-20 тапкыр барып караганым бар. Еш кына бер үк спектакльләрдә Салават Зәкиевич белән күрешкәлибез. Ул да Камал театрының бер спектаклен дә калдырмыйча йөрүче тамашачысы. 

Кайсы кеше тәрҗемә спектакльләргә йөрергә яратмый. Аннан безнең татар кешесенә күбрәк җырлы-биюле, шаян спектакльләр кирәк. Безнең халык шуңа ияләнгән. Күпчелек җитди, саллы спектакльләрне кабул итеп бетерә алмый. «Җәйнең бер көнендә» спектакле чыккач, үзем дә шулай булдым. Аңлар өчен әллә ничә карарга туры килде.

«Хуш, авылым” ның ике өлешен дә карадым. Тагын бер барып карарга йөрәгем җитми, чөнки мин анда спектакль буе еладым. Минем белән утырган кешеләр шырык-шырык көлеп утырдылар. Ә мин үксеп беттем. Чөнки Айдар Җәббаров безгә ул спектакль аша чынбарлыкны, көнкүрешебезне күрсәтте. Көлеп утыручыларны аңлый алмадым. Үзебездән үзебез көлү кебек килеп чыга түгелме соң?

«Тормышмы бу?» нинди спектакль! Менә мин аның турында сезгә сөйли дә алмыйм, елата. Бөтен башым, йөрәгем аша кичереп карадым. Ришатка андагы кайбер эпизодлар ошамаган икән, ә нәрсә, татарда чишенү булмаганмы? Аннан ул спектакльнең мәгънәсе чишенеп йөргәннәрендә түгел бит. Ул кемнеңдер фаҗигасе… Шул ук геройларның балалары булмавы да, иренең көчсезлеге дә. Мәдрәсәдә укыган егетләрнең хатын-кызлар янына йөрүе дә булмаганмы? Гаяз Исхакый әсәрләрендә язылган болар барысы да. 


Салават Камалетдинов
Ә тәнкыйди фикерләрне мин театрларның классик әсәрләрне үзгәртеп куюы турында әйтә алам. Классик спектакльләргә заманча яңалыкларны күп кертүне хуплап бетермим. Әле бит кайбер кеше ул пьесаны укымаган, спектаклен гомерендә дә карамаган булырга мөмкин. Мәсәлән, «Сүнгән йолдызлар” да Сәрвәр Исмәгыйльнең колагына агу салган вакытта артыбызда утырган ир хатыннан: «Ул аны үтердемени?» — дип сорады. Кайчагында яңалыклар кертелү белән спектакль кешегә аңлаешсыз була башлый. 

Ә Ришатка килгәндә, ул Камал театрының ничә спектаклен килеп карады икән? Спектакль чыгару — бик зур хезмәт. Үземнең әнием режиссер иде, концертларымны да режиссерлар белән әзерлим. Шуңа аларның да, артистларның да эшен аңлап кабул итәм.

«Сүнгән йолдызлар»дан тамаша ясадылар»
Румия Әхтәмова, тамашачы: 

1981 елда Казанга укырга килгәннән бирле бер премьераны да калдырмыйча карап баручы тамашачысы идем мин Камал театрының.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Тамашачысы идем» дип сөйлим, чөнки «Сүнгән йолдызлар» спектаклен караганнан соң театрга башка аяк басканым юк. Яңа спектакльләрне яшьләргә шулай кирәктер инде дип, бик күңелгә ятып бетмәсәләр дә карый идем әле. Әмма «Сүнгән йолдызлар» кебек классик әсәрдән шундый «тамаша» ясагач… Сүзем юк. 


Рамил Гали
Элегрәк «Сүнгән йолдызлар»да Надир мәхдүм ролен Әзһәр Шакиров уйнаганы истә калган. Шуның кадәр хөрмәтле, яхшы, мәрхәмәтле герой итеп уйнады ул аны. Ә монда Сәрвәр белән Исмәгыйль уйнаганны күргәч тә, ачуымнан кычкырып елыйсым килде. Классик әсәрләрдән «Галиябану», «Банкрот» спектакльләре түзәрлек иде. Әмма моның кадәр мыскыл ителгән әсәр күргәнем юк иде минем. Мин урта буын тамашачысы, бәлки кайбер нәрсәләрне аңлап та җиткермимдер. Шулай да бөек язучыларыбызның әсәрләрен бозып, яңача үзгәртергә беркемнең дә хакы юктыр дип уйлыйм. 

Ә менә Ришат белән килешмим. Ничә буын бөек шәхесләр, артистлар, режиссерлар эшли торган театрны мин авыл клубы белән тиңли алмас идем.

Социаль челтәрләрдән:

«Сүнгән йолдызлар»ны заманында ике театр: Камал һәм Тинчурин артистлары уйнавында карадым. Сәрвәрне Флера Хәмитова һәм Зөлфия Вәлиева уйнадылар. Зөлфия — Сәрвәрне күреп кайтканнан соң, әсәрләнеп, төнне йоклый алмый чыктым. Менә кайда ул чын сәнгать! Классик әсәр — классик куелышта!

Премьерага курка-курка бардым. Элеккеге тирән кичерешләр кабатланудан курыккан идем. Нәтиҗәсе — күңел кайту булды. Сәхнә чатында ык-мык килү белән башланган спектакль мәшһүр һәм фаҗигале шәхес Кәрим Тинчуринның рухын рәнҗетү сыман тоелды миңа. Классик әсәрләр белән шаяру нигә кирәк булды икән?

«Бүгенге татар сәхнәсендә тозсызлык бар»
Илфат Фәйзрахманов, «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире: 

Пандемия булу сәбәпле тамаша залларына йөрмәү яклы булып, андый сәфәрләрне туктаткан идем. Соңгы вакытта гына бер театрга да барганым булмады. Чөнки әле саклана торып та ковид урап узмады. Элекке фаразларым буенча гына әйтеп китә алам. Белмим, бәлки, Ришат Төхвәтуллин шундый спектакльгә туры килгәндер. Әмма Камал театрына гына түгел, башка татар театрларына да кагыла торган, аның белән килешә торган дәгъвам минем дә бар. 

Бүген театрда артистлар артыграк кыланалар. Сәхнәдә, халыкны көлдерәм дип, әсәрдән дә узып китеп, арзанлы уйнап җибәрү күзәтелә.


Салават Камалетдинов
Бу театрларга гына түгел, бүгенге татар эстрадасына да хас. Ришат Төхвәтуллин татар концертларына, андагы алып баручылар, җырчыларның тозсыз сүзләренә дә игътибар итсен иде. Тозсызлык бүгенге татар сәхнәсендә ярылып ята. Рус сәхнәсендә дә бар, әмма ул анда артык вульгар күренми. Ә менә безнекеләрнең тозсызлыгы бик вульгар чыга. 

Ә болай, тулаем алганда, мин Камал театрына алай начар бәя бирмәс идем. Уңышлы һәм уңышсыз әсәр була. Әмма Камал театры - ул Камал театры инде. 

Тинчурин театрының да, Кариев театрының да, Камалның да, һәр театрның үзенчәлекле стилистикасы, моңы бар. Ул режиссерлардан да килә торгандыр инде. Шуңа күрә бер уңышсыз әсәр өчен театрны тулысынча себереп түгәргә кирәкми.

Тулаем театр шундый дип әйтер алдыннан аның бөтен репертуарын карап чыгарга тәкъдим итәр идем. Бәя бирер өчен театрга ешрак барырга кирәк.

«Миңа бүгенге театрда тел матурлыгы җитми»
Илшат Әюпов, журналист: 

Камал — ул безнең яшьлек театры. Ул вакытта, ничектер, театр дөньясының бөтен вакыйгалары Камал театрында гына була кебек иде. Театрның бинасына татар мохитенә сусаганны басар өчен дә бара идек. Шулай ук ТНВның «Хәерле иртә” тапшыруында эшләгән вакытта театрда яшәдем дип әйтергә дә була. Бер спектакльне калдырмыйча Камал театрына йөри идем. Камал театры шул вакыттан ук бердәнбер театр булып канга сеңеп калган. Хәзер Чаллыда яшәсәк тә, премьераларны карарга Казанга махсус барабыз.

Күптән түгел Камал театрында куелган «Зәңгәр шәл» гә билетлар булмау сәбәпле, Тинчурин театрында «Кияү урлау”ны карарга туры килде иде. Тинчурин театрын да хурлыйсым килми, аларның да бик көчле спектакльләрен күргән бар. Тик инде, гафу итегез, мин нинди генә театрның спектаклен карасам да, моны камаллылар икенче төрлерәк куярлар иде дип карыйм. 

Камал театрына килеп керү белән үк җанга рәхәт булып китә. Оркестр уйнап каршы ала, кабат инде йөз тапкыр караган булсаң да, музеен, бизәлешен карап йөреп, хатирәләргә чумасың. Әле театрга яңа бина салабыз дигәч тә моңсу булып китте. Чаллы театры кебек яңа, заманча, җансыз бер бина булмасмы дип кайгырып куйдым. Камал театрына яшьлегем сеңеп калган кебек. Барган саен бөтен бинаны айкап чыгарга тырышам. Ул мине шулай үзгәрмичә, элеккечә калуы белән тарта. 

Камал театрында «Сүнгән йолдызлар» һәм «Миркәй белән Айсылу» спектакльләре генә ошап бетмәде. Калганнарының берсе турында да тискәре фикер әйтә алмыйм. Белмим, Камал театрын ничек авыл клубы белән тиңләп була икән ул? Бәлки Ришатның күңеле башка әйберләр таләп иткәндер. Әгәр сүз «Тормышмы бу?» спектакле турында барса, әйе, чишенгән эпизодлар бар. Ләкин алар мине борчымады. 

Әмма соңгы вакытта миңа театрда тел байлыгы, тел матурлыгы җитми башлаган икән. Камал театрында да яшь артистларның заманча телдә, «а» хәрефләрен әйтеп бетермичә сөйләшүләре сизелеп тора. Менә шул нәрсә борчый икән мине… Элек хәтта «Ромео һәм Джульетта» кебек саллы тәрҗемә әсәрләрне куйганда да спектакльләрдә искиткеч монологлар була иде. Тыңлагач каз тәннәре чыгып куярлык матур тел бар иде театрда. Хәзер замана үзенекен ала, телне көннән-көн гадиләштерә баралар. 

«Спектакльләр бөтен тамашачының күңеленә хуш килергә тиеш дигән канун юк»
Чулпан Галиәхмәтова, «Сөембикә» журналы журналисты: 

Хәзерге сәхнә йолдызларының театрга йөрүләре күңелле күренеш. Җырчы бит ул җырлау һәм сәүдә белән шөгыльләнүдән кала, үзе хезмәт иткән тамашачысының бераз гына булса да тарихы, әдәбияты, мәдәнияте белән танышырга да тиештер. Моны үзеңне рухи яктан үстерү дип саныйм. Мин җырчы да, Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров кына җырчы, башкалар «колхозник» дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Алай уйлаган сәхнә әһелләре бик тар карашлы инде ул. Фикер сөреше тар, күңел байлыгы булмаган кешенең, иҗаты киң була алмый инде ул.

Ришат инде тәтәен алган бала-чага кебек үпкәләвен белдергән, миңа калса. Билет буенча нигә шундый вазгыять чыкканын һич кенә дә аңлап бетерә алмыйм. Әгәр ул билетны сатып алып килгән икән, ник үз урынын биргән? Мин хатын-кыз булсам да, хәләл акчама сатып алган урынны бирмәс идем. Әгәр хаклык минем якта булса, театр башланганчы урыныма килеп утырган булсам…

Камал театрын авыл клубыннан да начар дип бәяләү татар халкын үпкәләтер, мөгаен. Ул — татар тамашачысы өчен изге урыннарның берсе, татар театры сәнгатенең кыйбласы, татар театры традицияләрен әлегә саклаучы. Бу фикер үзгәрмәсен иде. Әйе, соңгы елларда театрда фәлсәфә белән сугарылган, катлы-катлы мәгънәле спектакльләр артты һәм аларны күңел ачу өчен генә карап булмый. Спектакльләр берничә көн уйланып йөрергә мәҗбүр итә. Билгеле, моның өчен әзерлекле тамашачы булырга кирәктер. Ә театрга барганнан соң, җырчы сүзләренчә, тузан һәм артистларның сәхнә буйлап шәрә йөгереп йөрүләре генә истә калган икән, димәк, спектакль кабул ителмәгән. Әлбәттә, спектакльләр бөтен тамашачының күңеленә хуш килергә тиеш дигән канун юк. Әмма ошамый икән, түбәнсетү кирәк түгел. Гомумән, тәрбияле кеше гамәле дә түгел инде ул…


Владимир Васильев
Аннан соң авыл клубларын да түбәнсетергә кирәкми иде Ришатка. Шул авыл клубларында җырлап, авыл тамашачысы аны күтәреп, йолдыз булган җырчы түгелме инде ул?! Эстрададагы һәр татар җырчысы кебек. Ашаган табакка төкерергә ярамый, диләр бит.

Ришат һәм театр белән бәйле вазгыятьтән хайп ясаган вакытта шуны да әйтәсем килә: театрның театр булганын онытмасак иде. Анда ертык джинсылардан, пычрак аяк киемнәреннән, ямьсез худилардан килмәсәк иде. Спектакль караганда башкаларга комачаулап, кычкырып фикер алышмасак иде, лач-лоч ашамасак иде, телефоннан сөйләшмәсәк иде, социаль челтәрләр карап утырмасак иде һәм иң мөһиме: пәрдә ябылганчы урыннан торып, залдан чыгып йөгермәсәк иде. Менә болары иң ямьсез күренеш!

Камал театрыннан соңгы сүз: «Безнең кагыйдәләр бөтен кешеләр өчен дә бер үк»
Театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов әйтүенчә, биредә сүз 2019 елның көзендә булган вакыйга турында бара. 

Театр хезмәткәрләре, каршы алучылар танылган артист белән килеп чыккан әлеге очракны бүген дә бик яхшы хәтерли. Ришат Төхвәтуллинның аның урынын кемдер алган дип балконга сылтап калдыру сәбәбе ул түгел. Андый очракларда администратор билетларны тикшерә һәм проблеманы хәл итә. Эш Ришат Төхвәтуллинның спектакльгә соңга калып килүендә. Өченче кыңгыраудан соң тамаша залына керү тыела. 

 Тулырак: https://intertat.tatar/news/culture/23-01-2022/rishat-t-hv-tullinny-kamal-teatryna-karata-ch-el-d-vam-itk-n-pk-se-kem-hakly-5847682

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X