erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Робот-курьерлар Казанның яңа районнарында: заманча технологияләр көндәлек тормышка үтеп керә

Казан шәһәрендә заманча технологияләр куллану киңәя бара: 31 марттан башлап робот-курьерлар Яңа Савин һәм Совет районнарында да эшли башлады. Моңа кадәр, 2025 елның декабрендә, мондый хезмәт Вахитов районында сынау рәвешендә гамәлгә кертелгән иде.

Яңа хезмәт шәһәр халкының көндәлек тормышын уңайлырак итүне күздә тота. Кулланучылар заказларының хәрәкәтен махсус кушымта аша күзәтә алачак. Роботларның өзлексез эшли алу мөмкинлеге, ял һәм тәнәфесләргә мохтаҗ булмавы, хезмәт күрсәтүнең тәүлек әйләнәсе тотрыклы эшләвен тәэмин итә. Бух акта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта робот-курьерлар Фатыйх Әмирхан, Маршал Чуйков урамнарында һәм Шуртыгин урамы тирәсендә урнашкан складлардан онлайн-заказларны тарата. Алар, нигездә, кибет форматындагы тиз хезмәт күрсәтү системасына бәйле заказларны үтәсә дә, киләчәктә башка сервислар белән дә интеграцияләнү көтелә.

Казанда кулланыла башлаган роботлар – дүртенче буынга караган иң яңа модельләр. Аларның төп үзенчәлеге – югарырак йөреш мөмкинлеге һәм җитештерүдәге гадилек. Бу факторлар, үз чиратында, хезмәтнең бәясен киметүгә йогынты ясый. Планнарга караганда, 2027 ел ахырына кадәр мондый роботларның саны 20 меңгә җитәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев