Россия галимнәре яман шешне тулысынча дәвалый торган чара уйлап тапканнар
Белгечләр яктылык ярдәмендә дәвалау ысулын эшләгән.
Россия галимнәре яман шешне яктылык ярдәмендә дәвалау ысулын уйлап тапкан. Бу хакта “РИА Новости” яза. Медицина фәннәр кандидаты Игорь Погребняков агентлык хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, кайбер очракларда аны куллану бик югары нәтиҗә бирә.
Аның әйтүенчә, бу дару моңа кадәр файдаланып килүче охшашлары нигезендә эшләнгән.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе хирургларының 43 яшьлек хатын-кызның баш миеннән шеш алганлыклары турында хәбәр ителде. Операцияне Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин ясаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев