Россия һава оборонасы 172 пилотсыз очу аппаратын нейтральләштергән
РФ һава һөҗүменнән саклану көчләре бер төн эчендә Украинаның 172 пилотсыз очу аппаратын юк иткән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия Саклану министрлыгына таянып хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, узган төндә самолет тибындагы дроннар илнең берничә төбәгендә бәреп төшерелгән. Аерым алганда, Брянск өлкәсендә – 110, Белгород өлкәсендә – 20, Калуга өлкәсендә – 14, Тула өлкәсендә – 12, Орел өлкәсендә – алты пилотсыз аппарат юк ителгән. Мәскәү төбәгендә дүрт дрон тоткарланган, шуларның икесе турыдан-туры башкалага таба очкан. Шулай ук Липецк өлкәсендә – ике, ә Волгоград, Курск һәм Смоленск өлкәләрендә берәр пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев