Россия мәктәпләрендә балаларның мәгълүмати иминлеге дәресләре кертелә
Россия Хөкүмәте Балаларның мәгълүмати иминлеге һәм цифрлы грамоталылыгының яңа, вакыты чикләнмәгән концепциясен раслады.
Ул, аерым алганда, мәктәпләрдә бу темага багышланган махсус дәресләр кертүне, шулай ук ата-аналар һәм педагоглар белән дәресләр үткәрүне күздә тота. Россия Федерациясе Министрлар Кабинеты сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Концепциянең төп максаты – балаларны заманча цифрлы мохиттә мәгълүмати куркынычлардан саклау. Документ дәүләт һәм ата-аналар берләшмәсенең максатчан эшчәнлеген берләштерә, алар укучыларны интернетта үз-үзләрен (куркынычсыз) тотарган өйрәтүгә, аларның цифрлы грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
«Мәсәлән, мондый дәресләрдә балаларга мошенникларны ничек танырга һәм таныш булмаган кешеләр баланың шәхси мәгълүматларын ачыклый башлаганда яки аның гаиләсе турында сораганда ничек дөрес эш итәргә кирәклеген аңлатачак», – диелә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Даими рәвештә ата-аналар, укытучылар, китапханәчеләр – балаларны тәрбияләү һәм укыту белән бәйле барлык белгечләр өчен «агарту чаралары» үткәреләчәк. Аерым алганда, бу дәресләрдә балаларны «аларның сәламәтлегенә, әхлакый һәм рухи үсешенә зыян китерә ала торган» мәгълүматтан саклау чаралары турында сөйләячәкләр.
Төбәкләр балаларның цифрлы иминлеге темасына региональ чараларны формалаштырганда документ нигезләмәләрен исәпкә алырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев