erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россия Президенты махсус хәрби операция барышына бәя бирде

Путин махсус хәрби операция турында: Вазгыять тамырдан үзгәрә

Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында махсус хәрби операция барышына бәя бирде.

«Вазгыять тамырдан үзгәрә. Сез моны яхшы беләсез, мин бары тик расларга гына телим. Фронтның бөтен линиясендә һәр көн хәрәкәт. Әйткәнемчә, сүз 100-200-300 метрга алга бару турында түгел. Безнең хәбиләр квадрат километрлы территорияләрне тартып алып кайтара. Ассызыклап үтәм: һәр көн», – дип белдерде Россия дәүләте башлыгы. Ул Россиянең хәрби операция башында билгеләнгән иң өстенлекле бурычларны хәл итүгә таба атлавын искәртте. «Алдан әйтеп булмый әле, кирәкми дә», – дип саный Путин.

Туры элемтәгә Россия Президенты хәрбиләр тапшырган хәрби байрак копиясен алып килгән. «Мин сөйләшеп торган хәрбиләр миңа үзләренең ниндидер сувенирларын, коралларын тапшыра. Күптән түгел Тын океан флотында диңгез пехотасының 155 нче бригадасы хәрбиләре хәрби байракларының копиясен бирделәр. Аны махсус үзем белән алдым», – диде Путин.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев