«Россия студентлар язы» фестивале башкалада транспорт схемасын үзгәртә
Казан үзәгендә Россия студвеснасын ачу һәм ябу аркасында хәрәкәт чикләнәчәк
Татарстан башкаласы үзәгендә 25 һәм 28 ноябрьдә «Россия Студентлар язы»XXXIII бөтенроссия фестивален әзерләү һәм уздыру сәбәпле хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты хәбәр итә.
Иртәгә, 25 ноябрьдә, фестивальнең ачылу тантанасы, ә җомга көнне, 28 ноябрьдә, ябылу тантанасы узачак. Бу ике чараны да "Баскет-холл" кабул итәчәк.
Бу ике көндә хәрәкәт 7.00 дән 23.59 га кадәр чикләнәчәк.:
- Спартак урамында Һади Такташ урамыннан Артем Айдинов урамына кадәр;
- Артем Айдинов урамында Островский урамыннан Марсель Сәлимҗанов урамына кадәр
Чыганак: https://dzen.ru/a/aSQ_N0w7fzR12qae?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев