erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә 5000 сумлык яңа купюралар барлыкка килде

Россиядә әйләнешкә биш мең сум номиналлы яңа банкноталар кертелә.

Россия төбәкләрендә акрынлап биш мең сумлык яңа банкноталар барлыкка килә башлады. Хәзерге вакытта алар Алтай һәм Пермь крайларында әйләнешкә кергән. дип яза Лента. ру

Россия Банкының Барнаул бүлеге белгече Юлия Лужнова ачыклык керткәнчә, яңартылган купюраның алгы ягында «Европа — Азия» стеласы, ә арткы ягында — Чиләбедә «Урал турында әкият» һәйкәле сурәтләнгән. Россия Банкының Пермь крае буенча бүлегендә модернизацияләнгән банкноталар акрынлап җирле кредит оешмалары аша акча әйләнешенә керә дип аңлаттылар. Аларны массакүләм әйләнешкә якынча ноябрь-декабрьдә кертәчәкләр.

1997 елгы үрнәктәге иске биш меңлек банкноталар тагын берничә ел яңалары белән беррәттән әйләнештә булачак. Акрынлап яңартылган купюра версиясе элеккегесен кулланыштан кысрыклап чыгарырга тиеш.

Хәзерге вакытта банкоматларны һәм башка җайланмаларны көчәйтелгән саклау комплексы булган модернизацияләнгән банкноталар белән эшләргә әзерләү буенча техник эш алып барыла.

Россиялеләргә аңлатуларынча, 2025 елга кадәр акрынлап 1997 ел үрнәгендәге 10, 50, 500 һәм 1000 сумлык банкнотларны модернизацияләү планлаштырыла. Алар өчен яңа дизайн эшләргә һәм купюраларны мошенниклардан саклау өчен тиешле чаралар кертергә җыеналар.

Яңа банкнотларны Россиядә узган ел тәкъдим иттеләр, 1000 сум номиналлы купюра дизайны җәнҗал куптарды

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1000 һәм 5000 сумлык яңа банкнотларны тәкъдир итү 2023 елның октябрендә булды. Купюраларны модернизацияләү эшләре ялган акчадан ышанычлы саклануны тәэмин итүгә һәм әйләнештә булган банкнотларның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иде. Кәгазь акчаларның яңартылган версияләре тузуга чыдамрак булырга тиеш.

Яңа мең сумлык купюраның тышлыгындагы төп сурәт Түбән Новгородка багышланган иде. Арткы ягында Казанда татар халкы һәм Татарстан Республикасы (ТР) дәүләтчелеге тарихы музее, Казан Кремле территориясендә Сөембикә манарасы, Уфада археология һәм этнография музее сурәтләнгән. Соңрак мең сумлык дизайнын Россия Православие чиркәве руханиләре тәнкыйтьләп чыкты. Алар киләчәктә купюралар өчен сурәтләрне җентекләбрәк сайларга киңәш иттеләр. Моның сәбәбе-Казан Кремлендә урнашкан ярым айлы һәм тәресез Сөембикә манарасының һәм элеккеге чиркәү бинасының сурәте. "Нигә сез, иптәшләр, бөтенләй куркуыгызны югалттыгызмы әллә? Ут белән уйнамагыз", - дип шәрехләде ул чагында рухани Павел Островский.

Хәзерге вакытта чиркәү бинасында татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее урнашканлыгы билгеле. Совет власте килгәч, чиркәүдән тәрене алганнар. Совет чорында бинада склад, аннан соң — архив һәм ашханә булган, ә музей 2006 елда ачылган.

Җәнҗал нәтиҗәсендә купюра чыгару туктатылган. Үзәк банк вәзгыятьне ачыкларга һәм россиялеләргә купюраның яңартылган дизайнын тәкъдим итәргә вәгъдә итте.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiiada-5000-sumlyk-iana-kupiuralar-ba

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев