Россиядә БДИ 1 июньнән башланачак
Россиядә бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) быелдан һәм аннан соңгы елларда 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Аның сүзләренчә, карар Президентның элек бирелгән йөкләмәсен үтәү кысаларында кабул ителгән һәм имтихан кампаниясен оештыруның даими кагыйдәсе булачак.
Ул билгеләп үткәнчә, срокларны үзгәртү мәктәпләргә һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына тынычрак һәм алдан ук әзерләнүне, шулай ук чыгарылыш чараларын үткәрүне планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев