Россиядә чакырылыш яше 30 яшькә кадәр арттырылды
Путин хәрби хезмәткә чакыру яшен 30 яшькә кадәр арттыру турында канунга кул куйды.
Россия Президенты Владимир Путин 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге гражданнар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш дип билгеләүче канунга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Яңа нормаларга ярашлы, Россия Федерациясендә Хәрби хезмәткә чакыру яшенең югары чиге өч елга - 27 яшьтән 30 яшькә кадәр арта. Башлангыч чик элеккечә калачак.
Канун 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев