Россиядә куркыныч грипп тарала башлаган
Ул 24 сәгать эчендә пневмониягә китерә.
Россиядә яшәүчеләрдә каты авыру китереп чыгара торган грипп чыккан. Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, илдә гриппның өстенлек итүче штаммы каты авыру китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА НОВОСТИ хәбәр итә.
“Россия Федерациясендә елның бу чорына хас кискен респиратор вируслы инфекцияләр активлыгының артуы күзәтелә. Авыруны барлыккак итерүчеләр структурасында грипп вируслары өлеше арта, шул ук вакытта А(H1N1)2009 гриппы вирусы өстенлек итә. Бу вирус ешрак авыруның авыр формасына һәм үпкә өзлегүләренә китерә”, – дип ассызыкладылар ведомствода.
Грипп 24 сәгать эчендә авыр нәтиҗәләргә китерергә сәләтле, аларның иң ешы – үпкә ялкынсынуы. Ул барлык катлаулануларның 65 процентын тәшкил итә һәм үлемгә китерергә мөмкин, дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев