erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә май азагында коронавирусның яңа варианты «Арктур»ның таралуы көтелә

Россиядә май азагында коронавирусның яңа варианты «Арктур» белән авыручылар саны артырга мөмкин.

«Без май ахырына авыручылар саны артуын фаразлыйбыз, чөнки каникуллар чоры башлана. Чир йоктыручылар артырга мөмкин», - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова Саратовтагы брифингта.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Россиядә «арктур»ның дүрт очрагы теркәлгән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Көтелмәгән нәрсә юк. Бу яңа геновариант, билгеле булган «Омикронның» яңа мутациясе. Вирусның алга таба үсеше бара. Хәзер вирус Һиндстанда өстенлек итә, бу илдә яңа дулкын китереп чыгарган. Һәм анда бүген яңа ковид йоктыручыларның 90 проценты нәкъ менә «Арктур» йоктырган кешеләр», - диде Попова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, әлегә бу штаммның авыр очраклары ачыкланмаган.

Попова чит ил галимнәре мәгълүматлары буенча «Арктур»ның тагын бер үзенчәлеген атады, ул элегрәк формалашкан иммунитетны «урап уза» белә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев