erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә ОРВИ белән авыручылар саны бер атнада 63,8 процентка арткан

Россиядә ОРВИ белән авыручылар саны арту теркәлгән – узган атна белән чагыштырганда авыру очраклары саны 63,8 процентка арткан.

Моннан тыш, COVID‑19 белән авыруның 15 меңнән артык яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәр итә.

«Мондый динамика елның бу чорына хас. Бу отпуск яллары тәмамлану һәм балалар җыелган коллективлар формалашу белән бәйле», – дип аңлаттылар ведомствода.

Шулай ук Гриппка каршы вакцинация үткәрү бөтенроссия кампаниясе кысаларында 10 миллионнан артык кеше вакцинация узган, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорда.

«COVID‑19 белән авыручылар саны арту дәвам итә, ләкин авыру очраклары саны түбән дәрәҗәдә кала – 37нче атнада илдә авыруның 15 меңнән артык очрагы теркәлгән», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев