erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә хәрби хезмәткә чакырылыш кысаларында язгы кампания башланды

Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарны аны үтү урынына җибәрү сроклары үзгәрмәде.

1 апрельдән Россиядә хәрби хезмәткә чакырылыш кысаларында язгы кампания башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Апрель – июль айларында Татарстаннан 3,2 мең кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы җыю пункты 2026 елның 10 апреленнән эшли башлаячак. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы элеккечә 12 ай тәшкил итә.

Гражданинны хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе карарының гамәлдә булу вакыты да үзгәрде. Хәзер ул кабул ителгән көннән алып бер ел дәвамында Россия Федерациясенең бөтен территориясендә гамәлдә. Ягъни әгәр хәрби хезмәткә чакырылган граждан нинди дә булса сәбәпләр аркасында хәрби хезмәтне үтү өчен агымдагы чорда җибәрелмәгән икән, ул чираттагы чорда хезмәт узу өчен җибәрелә. Шул ук вакытта гражданның хәрби хезмәткә чакыруны кичектерү өчен нигезләре барлыкка килгән очракта, кабул ителгән карар кире кагылырга тиеш.

АсАлар, элеккечә, елга ике мәртәбә: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр, 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр гамәлгә ашырылачак.

Чыганак: "Нократ" (Мамадыш)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре