erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләргә февраль аенда ни өчен отпускага китәргә ярамаганлыгын аңлаттылар

Февральдә чираттагы ялга китү яки ниндидер сәбәп белән эш калдыру файдалы түгел...

Февральдә чираттагы ялга китү яки ниндидер сәбәп белән эш калдыру файдалы түгел: бу кыска айда бер эш көненең бәясе башка айларга караганда югарырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы SuperJob сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалинга сылтама белән хәбәр итә.

«Атнага биш көн эшләүчеләрне февраль ахырында дүрт көн рәттән ял көтә: 23 февраль – бәйрәм, 24 февраль – 1 гыйнвардан күчерелгән ял көне, 25 һәм 26 февраль – февраль аендагы ике календарь ял көне. Моннан тыш, февраль үзе дә кыска ай – быел анда нибары 18 эш көне», - дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, окладта утыручы хезмәткәрләрнең эш хакы ай кыска булганга карап кимеми, дип искәртте белгеч.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Февральдә эш көннәренең азлыгы бер эш көненең бәясе эш көннәре күбрәк булган башка айлар белән чагыштырганда югарырак булачагын гына аңлата. Шунлыктан февраль аенда чираттагы ялга китү яки ниндидер сәбәп белән эш калдыру файдалы түгел», - дип ачыклык кертте ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyalelarga-fevral-aenda-es-kaldyru-ni-ocen-faidaly-tugellegen-anlattylar-5866794?utm_source=top

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X