erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә 2020 елга минималь хезмәт хакы күләме билгеләнде

Гамәлдәге законнар нигезендә, минималь хезмәт хакы эшкә сәләтле кешенең яшәү минимумына тигез булырга тиеш.

2020 елда хезмәткә түләүнең минималь күләме 12 130 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Российская газета» РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының закон проектына сылтама белән хәбәр итә.

Бүген әлеге документны социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өч яклы комиссиясенең эшче төркемендә караячаклар.

Гамәлдәге законнар нигезендә, минималь хезмәт хакы эшкә сәләтле кешенең яшәү минимумына тигез булырга тиеш. Һәм ул шул рәвешле ел саен үзгәреп тора, шулай булгач, киләсе елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен билгели торган закон да ел саен кабул ителергә тиеш, диелә документның аңлатма язуында. Биредә моннан алдагы елның икенче кварталы өчен яшәү минимумы нигез итеп алына.

Быел икенче кварталда яшәү минимумы 12 130 сум тәшкил иткәнлектән, 2020 елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен дә шул дәрәҗәдә билгеләячәкләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Закон проекты Россия өч яклы комиссиясе тарафыннан хупланган очракта, Дәүләт Думасына тапшырылачак.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/12/193427/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X