erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә яшәү өчен уңайлы шәһәрләр исемлеге билгеле

Бер миллион халкы булган шәһәрләре арасында иң зур баллны җыючылар арасында Казан да бар.

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы шәһәр мохите сыйфаты индексы нәтиҗәләрен халыкка җиткерде. Әлеге тикшеренүнең төгәл нәтиҗәләрен «Российская газета» хәбәр итте.

Мондый күрсәткеч Россиянең 1114 шәһәре өчен исәпләнгән. Бер миллион халкы булган шәһәрләр арасында иң зур баллны  Мәскәү (276) алды, аннары - Санкт-Петербург (238), Екатеринбург (191), Казан һәм Түбән Новгород (190 балл), шулай ук Красноярск (189). Шул ук вакытта иң аз баллны Чиләбе (160), Воронеж (154), Пермь (153), Волгоград (116) һәм Омск (104) җыйган.

Россиянең бер миллионнан азрак халык яшәгән зур шәһәрләре арасында Сочи (219 балл), Грозный (218), Тула (217), Белгород (215) һәм Калининградта (214) иң югары күрсәткеч теркәлгән. Иң түбәне – Түбән Тагил (167), Курган һәм Симферополь (165 балл), Махачкала (162), Улан-Удэ (153) һәм Архангельск (150), шулай ук Чита һәм Якутск (147 балл).

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/04/196421/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X