Россиядә яшәүчеләргә бассейнга белешмәсез йөрергә рөхсәт иттеләр
Торак пунктта эпидемиологик вазгыять бозылу күзәтелсә искәрмә булачак.
Россиядә 12 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга бассейнга дәвалау-профилактика учреждениесеннән белешмә алмыйча йөрергә рөхсәт иттеләр. Россия Югары суды шундый карар чыгарган. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.
Бу яңалык Роспотребнадзор инициативасы белән кертелде. Өлкән кешегә бассейнга барыр өчен табибтан белешмә алу мәҗбүри түгел, эпидемиологик вазгыять бозылган шәһәрләр искәрмә булып тора, диелә ведомство хәбәрендә.
Бассейн җитәкчеләре бу яңалыкны хупламады. Алар мондый рөхсәт авырулар таралуга сәбәп булачак дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев