erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Аналар һәм балаларны саклау – Татарстан өчен өстенлекләрнең берсе

Аналар һәм балалар институтын үстерү, балалар һәм аларның әниләренә югары сыйфатлы һәм нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтү – республикада бу мәсьәләләрнең барысына да зур игътибар бирелә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XX Бөтенроссия бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр съездында шулай дип белдерде.

Ул мондый мөһим чараны үткәрүдә мәйданчык сыйфатында республиканы сайлаган өчен Россиянең балалар омбудсмены Мария Львова-Беловага рәхмәтен җиткерде.

«Съезд нәтиҗәләре буенча балаларны яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне камилләштерү буенча конкрет тәкъдимнәр әзерли алырбыз дип ышанам. Әлбәттә, балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча гарантияләр системасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институты аерым урынны били. Гаилә сәясәте, балаларны яклау – илкүләм стратегиянең төп юнәлеше. Балалар сәламәтлеге, аларның иминлеге, шулай ук тәрбия һәм белем бирү аша гармонияле үстерү аның төп өстенлекләре булып тора», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов съездда катнашучыларга.

Ул Татарстанда 18 яшькә кадәрге 855 меңнән артык бала яшәвен искәртте.

«Без балалар һәм аналарны саклау, шул исәптән балалар һәм сабыйлар арасында үлем-китем очракларын киметү, балалар арасында таралган авыруларны кисәтү, аларның тормыш сыйфатын яхшырту, шулай ук аналар сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез», - диде Миңнеханов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан «Игелек боҗрасы» фондын гамәлгә кую мөһим һәм бик вакытлы карар булуын әйтте. Ул сирәк очрый торган һәм авыр чирләрдән интегүче балаларга иң кыйммәтле медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә. Узган елның декабрендә мондый ярдәм күрсәтелүчеләрнең яше 18дән 19 яшькә кадәр арттырылды.

«Бу – авыр чирләрдән интегүче пациентларга ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле механизмы. Мондый ярдәм олыларга да күрсәтелсә бик яхшы булыр иде. Моны субъектларның бюджеты күтәрә алмый. Үз вакытында төбәкләр табышына салымның 1 процентын алып, шуның акчасын әлеге бурычларны хәл итүгә юнәлдерү турында карар кабул ителгән иде. Шундый форма табуыгызга бик тә рәхмәтлебез», - дип искәртте ТР Рәисе.

Сүзенең ахырында Рөстәм Миңнеханов съездда катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлек һәм төбәкара партнерлыкны ныгытуларын теләде. «Сезне Татарстанда һәрвакыт көтеп калабыз», - дип өстәде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-analar-ham-balalarny-saklau-tatarstan-ocen-ostenleklarnen-berse-5870234

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X