erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Астанада Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ачылышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашты. Чара Казахстанда «Астана Арена» стадионында булды, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Тантанада Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиеев, Кыргыз Республикасы Президенты Садыр Жапаров, төрекмән халкының милли лидеры – Төрекмәнстанның Халк Маслахаты башлыгы Гурбангулы Бердымухамедов, Бөтендөнья этно-спорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган һәм башкалар катнашты.

Чара Казахстанның дәүләт флагын һәм Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары флагын алып чыгу һәм күтәрүдән башланды. Гимн яңгырады, ә соңыннан стадион буйлап спортчылар тантаналы марш узды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм t дә катнашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышлар Казахстан башкаласында 8-13 сентябрьдә уза. Уеннарда Россия җыелма командасы да катнаша – аңа 29 спортчы керә, алар спортның барлык төрләре буенча да көч сынашачак. Шулай ук ярышларга Татарстаннан 12 хөкемдар да җәлеп ителгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев