erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов мактаулы исемгә лаек булган укытучыларны котлады

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасы узды.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов укытучыларга мактаулы исемнәр һәм бүләкләр тапшырды.

«Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә Биектау 1 нче номерлы урта белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Татьяна Гришина, Ютазы районының Урыссу 1 нче номерлы башлангыч мәктәптә башлангыч класс укытучысы Галина Матвеева, Буа районы «Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта белем бирү мәктәбе» директоры Светлана Победимская, Чаллының 15 нче номерлы урта белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укытучысы Гөлназ Ганиева, Лениногорск шәһәренең 8 нче номерлы урта белем бирү мәктәбенең биология һәм география укытучысы Наилә Кутасова, Әлмәт шәһәренең 57 нче номерлы «Сандугач» балалар бакчасы – балалар үсеше үзәге» тәрбиячесе Рәйхана Минһаҗева лаек булды.

Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәте өчен» медале белән профессор, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының чит телләр һәм тәрҗемәләр Югары мәктәбендә тәрҗемә теориясе һәм кафедрасы консультанты Фаина Ратнер бүләкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«ТАССР оешуга 100 ел» медаленә Иҗтимагый палата эксперты, Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Римма Гыйльмиева, Казанның 27 нче номерлы татар телендә белем бирүче гимназия директоры Люция Хөснетдинова лаек булды. 

Татарстан Республика Рәисенең Мактау хаты белән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының төзелештә мәгълүмат системалары һәм технологияләре кафедрасы профессоры Фаил Әхмәдиев бүләкләнде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-maktauly-isemga-laek-bulgan-ukytucylarny-kotlady-5867048

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев