erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Конев исемендәге Чирмешән кадетлар мәктәбенә барды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое И.Н. Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбендә булды.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районына эш сәфәрендә. Бу турыда  Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кадетлар интернат-мәктәбендә Рөстәм Миңнехановка экскурсия үткәрделәр, уку йортын үстерү планнары турында сөйләделәр.

Кадетларны һәм укытучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген кадетлар мәктәпләре республиканың мәгариф системасында аерым урын алып тора. «Монда Ватаныбызның чын патриотлары һәм булачак Ватанны саклаучылар тәрбияләнә», - диде ул.

«Безнең очрашуның Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнендә узуы символик мәгънәгә ия», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Чирмешән районы балалары, шул исәптән Чирмешән кадетлар мәктәбендә тәрбияләнүчеләр барлыгын ассызыклады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе 2008 елда Чирмешән ПУ-106 базасында оештырыла. 2014 елның сентябрендә мәктәпкә Советлар Союзы Герое Иван Никитич Конев исеме бирелә.

Кадетларның яшәү географиясе Татарстан Республикасының 10 районын, шулай ук Самара өлкәсен һәм Удмуртия Республикасын үз эченә ала. Интернат-мәктәп укучыларының күпчелеге - аз керемле гаиләләрдән, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән булган балалар.

Бүген мәктәптә җиде сыйныфта 153 укучы белем ала. 14 ел эшләү дәверендә Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбен 433 укучы тәмамлаган. Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе хәзерге вакытта илнең хәрби училищеларында белем алган һәм белем ала.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-sovetlar-soyuzy-geroe-konev-isemendage-cirmesan-kadetlar-maktabenda-buld-5867088

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев