Саламнан ясалган йорт җылыны агачныкыннан да күбрәк саклый
Әлмәт районында берәү саламнан йорт салган. Бу хәбәрне ишеткәч, сәерсендем, бүгенге заманада кем шулай эшләсен инде? Шулай да, кызыксынып кайтырга булдым. (»Шәһри Казан », Рәсим Хаҗиев).
Павел Зилянов ике ягыннан да урман уратып алган Бахчасарай дигән авылда яши. Шундый кеше күрми торган җирдә булганга күрә төзелеш материалы итеп элеккеге заманнардагы кебек салам куллангандыр инде. Һәрхәлдә, анда барганчы һәм героем белән сөйләшкәнче шулай дип уйладым. Карап торышка Павелныкы гади йорттан әлләни аерылмый да кебек, тышлый торган материалы гына башкачарак күренә. Соңрак белдем, ул глина белән ком кушылмасыннан ясалган икән. Ә салам тюгынын, димәк өй диварының киңлеге 55 сантиметрны тәшкил итә. Әлеге бинасында ул 3 ел яши инде.
– Ни өчен саламнан йорт салырга булдыгыз, кирпеч яисә агачтан түгел? Салкындыр монда? – дип, борчыган сорауны бирдем.
– Кем тели – рәхим итсеннәр, ничек салсалар да була. Шунысын гына әйтәм, кирпеч ул агачтан 4 мәртәбә салкынрак, ә агач, үз чиратында, саламнан дүрт мәртәбә салкынрак. Минеке сыман җылылык тәэмин итү өчен кирпечнең киңлеге 7-8 метр булырга тиеш. Ә агач ул гел уйный, шуңа күрә дә саламнан уңайлыклар гына күрәм. Өстәвенә, әлеге йорт брустан ясалган каркаслы бит, аңа бу файдага булды, – дип, аңлатты Зилянов.
Бактың исә, шул каркас эченә салам тюгы салынган, аннары алар прессланган, тышына шул глина белән комнан эшләнгән растворны сылаганнар. Павел әйтүенчә, аның өендәге тәрәзәләре ачылмый торган итеп эшләнгән, чөнки бина “сулый” һәм җилләтүнең бөтенләй кирәге юк. Гомумән, йортны салып чыгу өчен 70 мең сумга 1000 тюк салам алынган булган, дөрес аның күбесе артык калган. Шунысын да әйтергә кирәк, бинаны түбәдән үк төшә торган поликорбанат белән тышланган дивар уратып алган. Кыскасы, салам яңгыр астында калмый инде, ул ышыкта тора. Павел Зилянов аңлатуынча, йорт җылылыгын өч төрле яктан югалтырга мөмкин: беренчедән, аның стеналары суына, икенчедән, җилләтү системасының эшләве һәм тәрәзәләр, аның саны күбрәк булган саен салкынрак була.
Моны төзегәндә максат булып чыгымнарны киметү торган, әмма эш барган саен аның файдасыз икәнлеге ачыкланган, әмма шул ук вакытта өйне эксплуатацияләгәндә зур файдага чыгып булганлыгы беленә. Шунысы да кызык, монда җәен салкынча, ә кышын җылы икән. Бигрәк кеше өчен уңайлы ясалган дип, уйлап куйдым. Бу гына түгел, йортның урнашуында да үзенә күрә бер тәртип бар. Йокы бүлмәсе көнчыгышка карап тора, монысы кояш чыкканда кеше торсын өчен эшләнгән, ә инде ашау бүлмәсе көнбатышта ясалган, янәсе кояш баткачтын, таралышырга кирәк. Көньяк өлеше тулысы белән пыяладан гына тора, ә төньяктан, хәтта, бер тәрәзә дә юк, анда бары тик дивар гына.
Павел әлеге йортны үзлегеннән чыгып кына төземәгән, Казанның Юдино бистәсендә берәү саламнан шундыйракны салган булган инде, ул аның янына барып, серләренә төшенгән. Зилянов әлеге кешенең хаталарын исәпкә алып, башкачарак эшләгән. Әйтик, мондый төр материалдан ясалган биналар бар, әмма берәүдә дә аныкы сыман йорт буйлап өстәмә дивар куелмаган. Яхшы бит, яңгыр да үтми, чыланмый да, бөтен җирдә коры. Базы да идән астында түгел, ә йорт янында эшләнгән, монысы да уңйлы булсын өчен эшләнгән дип аңлатты хуҗасы.
Әле шунысы тагын да мәзәк, Павел Зилянов үзе Әлмәттә программист булып эшли. Каян чыгып саламнан өй салырга булгандыр, анысын төпченеп тормадым, чөнки аның әлеге эшкә күңеле тартканлыгы күренә. Үзенә ошый икән, димәк бәхәтле инде. Ә матур тормыш өчен тагын ни кирәк?
Рәсим Хаҗиев
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев