Салават Фәтхетдинов кемгә нинди машина бүләк иткән?
«3 вариант бирәм. Сайласын!» - дигән җырчы.
Татарстанның халык артисты, танылган җырлар авторы Фирзәр Мортазин узган атнада юбилеен билгеләп үтте. Җырчыны туган көне белән котларга татар эстрадасының танылган артистлары, сәхнәдәш дуслары килгән иде. Билгеле инде кичәгә юбилярның күп еллар бергә хезмәттәшлек иткән җан дусты Салават Фәтхетдинов та килде.
Ул, гадәттәгечә, тамашачыларга Фирзәр белән бәйле кызыклы вакыйгаларын сөйләп көлдерде, аннан бүләген тапшырды: «Сиңа нәрсә бүләк итәргә дә белеп булмый. Шуңа күрә машина. Утырып йөрергә ярамый торган. Дөресрәге хатыныңа. 3 вариант бирәм — кер юуу машинасы, табак-савыт юа торган йә тегү машинасы. Сайласын!», - дигән ул.
Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/salavat-fatxetdinov-kemga-nindi-masina-bulak-itkan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев